10 гыйнвар 2025 яңалыклары
-
Актанышның «Без бергә» волонтерлары «Татарстан Республикасы ихтыярыйчылык мәгълүмат-ресурс үзәге»нең рәхмәт хатына лаек булдылар
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә «Без бергә» хәйрия труппасы Яңа елдагы беренче концертын Актаныш халкына тәкъдим итте. Шушы матур кичәдә Актаныш районының иң актив волонтерлары «Татарстан Республикасы ихтыярыйчылык мәгълүмат-ресурс үзәге»нең рәхмәт хатына лаек булдылар.
-
«Без бергә» хәйрия труппасы Яңа елда беренче концертын Актаныш халкына тәкъдим итте
«Без бергә» хәйрия труппасы Яңа елдагы беренче концертын бүген Актаныш халкына тәкъдим итте.
-
Янәшәбездә – бәхетле парлар
50, 60, 65 ел бергә яшәүче гаиләләрне Актанышның тантаналар залында тәбрикләделәр. Әлеге чарада Гаилә елына йомгак ясалды.
-
2025 елга йолдызнамә
Яңа елны һәркем көтеп ала, балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә сабый кебек могҗизага ышанасы килә. Әйдәгез, бергәләшеп киләсе ел йолдызнамәсенә күз салыйк әле.
-
Актаныш районының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясендә: халык иминлеге беренче урында булырга тиеш!
Актаныш районының гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында уңайсыз һава шартларының нәтиҗәләрен киметү чаралары турында фикер алыштылар. Район башлыгы Ленар Зарипов килеп туган вәзгыятькә оператив җавап бирергә кирәклеген әйтте. Урамнарны кардан һәм боздан чистартуга, шулай ук җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирү мөһим.
-
Укучыларны юл фаҗигаләреннән кисәтү максатыннан профилактик әңгәмәләр оештырыла
Яңа ел каникулларыннан соң уку елының иң озын чиреге башланды. Һава торышы шартлары бер дә куандырмый, аяк астында — бөтен җирдә бозлавык. Нәкъ шушындый чорда күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен Актаныш районы буенча Юл хәрәкәте иминлеге ДБУ җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова мәктәп укучылары арасында профилактика максатыннан очрашулар оештыра.
-
Күтәренке рух белән каршылыйлар
Аскы Актаныштагы ветераннар йортында өлкәннәр Яңа елны каршы алды.
-
Җомга мөбарәк булсын!
Аллаһы Тәгаләнең бу мөбарәк көнендә үзебезгә, гаиләләребезгә, якыннарыбызга, туганнарыбызга, дус-ишләребезгә күбрәк догада булыйк.