Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Юллар төзекләндерелсен, һәлакәтләр кимесен

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырыш эшенә район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Илфак Бариев җитәкчелек итте.

Утырышта юлларны саклау, юл-транспорт фаҗигаләрен киметү мәсьәләләре төп урынны алды.

Районның ДАИ җитәкчесе, полиция капитаны Ренат Шәмсиев агымдагы елда район юлларындагы вазгыять белән таныштырды.

Ел башыннан район юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, һәлак булучылар юк, 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, аварияләр санының кимүе күзәтелә.

Региональ юлларда аварияләр саны узган ел белән чагыштырганда шул килеш калган, ел башыннан  1 юл һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә 1 кеше тән җәрәхәтләре алган. Әлеге юл һәлакәтенең сәбәбе – юл чатында йөрү кагыйдәсен бозу.

Торак пунктларда аварияләрнең артуы күзәтелә. Ел башыннан ике юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. Икесе дә җәяүлене бәрдерү очрагы.  Аларда ике кеше тән җәрәхәтләре алган. Һәлакәтләрнең сәбәпләре – җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәсен бозуы.

Район аша узучы М-7 федераль юлында машиналарның бер-берсе белән бәрелешүенә бәйле ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Эчкән хәлдә машина руле артына утырган шоферлар гаебе белән юл фаҗигаләре теркәлмәгән.

Балигъ булмаган балалар катнашында да аварияләр булмаган. Балалар катнашында юл фаҗигаләрен булдырмау максатыннан инспекторлар даими профилактика рейдларына чыгалар.

 

Административ

материаллар төзелә

 

Ренат Шәмсиев бүлек хезмәткәрләре техник күзәтчелек линиясе буенча йөк ташучы техника, махсус техника һәм автобуслар буенча да даими эш алып баралар, диде.

Алар юл инспекциясе линиясе буенча федераль, төбәк һәм җирле юлларны тикшерәләр. Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.34 маддәсе буенча ике административ материал төзелгән. М-7 автомобиль юлында реконструкция эшләре бару сәбәпле, районның ДАИ бүлеге, Татарстан Республикасы буенча ДАИ идарәсе һәм юл хәрәкәте законнары таләпләрен күзәтчелектә тоту хезмәткәрләре белән берлектә эш оештыра. Юл эшләрен башкару урыннарында, аварияләр килеп чыгуга китерә торган сәбәпләрне һәм шартларны бетерү максатыннан, атна саен күчмә тикшерүләр үткәрелә. Алар буенча кисәтүләр бирелгән, Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.34 маддәсе буенча бер административ материал төзелгән. Юл эшләрен башкару урыннарында ачыкланган җитешсезлекләрне тиз арада бетерү максатыннан әлеге участокларда эш башкаручы оешмалар белән сөйләшенгән. Узган елда юл инспекциясе буенча барлыгы 4 кисәтү бирелгән, ике административ материал төзелгән.

Утырышта район үзәк
хастаханәсе янына машиналар кую өчен махсус урын булдыру кирәклеге мәсьәләсе дә күтәрелде. Җитәкчеләр аны киләсе елга гына хәл итеп булачак, мөмкинлек булса, быел ук хәл итү юлын карыйбыз, диделәр.

 

Контрольне

көчәйтү зарур

 

Чаллы шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе җитәкчесе Сергей Карпов юлларны саклау буенча чыгыш ясады.

Ул Чаллы шәһәре юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе Актаныш районы территориясендә даими рәвештә транспорт чараларының авырлыгын һәм габарит параметрларын тикшереп тора, юл буендагы полосалардан файдалануның билгеләнгән тәртибен үтәүне тәэмин итә, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча профилактик чаралар үткәрә, фото-видео фиксацияләрнең  күчмә комплексларын
урнаштыруны һәм эшләвен тәэмин итә, диде.

– Россия Федерациясе Президентының “2030 елга кадәрге чорга һәм 2036 елга кадәрге переспективага Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары турында”  2024 елның 7 нче маенда чыккан  Указы нигезендә автомобиль юлларының терәк челтәренең кимендә 85 процент җирен  норматив хәлгә китерергә кирәк. Бу күрсәткечкә Татарстан Республикасы автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итүдән башка ирешеп булмый.

4 категорияле автомобиль юлының 1 километрын ремонтлауның уртача бәясе 10 млн. сумнан 30 млн. сумга кадәр тәшкил итә. Автомобиль юлларына көн саен авыр йөк транспорт чаралары китергән зыянны 2 километрдан артык юлның сафтан чыгуы белән чагыштырып була.  

Юлларның вакытыннан алда җимерелүен кисәтү максатыннан иң үтемле чара булып, авыр йөк машиналарын үлчәү һәм аларны тиешеннән артык йөк йөртмәүләрен контрольдә тоту тора.  

Ространснадзорның якындагы төбәк бүлеге Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан, хезмәткәрләр республиканың барлык юлларында эшләргә хокуклы. Сез аларны юлларны саклауны тәэмин итү өчен авыр габаритлы машиналарны үлчәүнең  күчмә пункты белән берлектә эшләргә чакыра аласыз, – диде.

Закон нигезендә полиция хезмәткәрләренә автотранспортны туктату һәм ташыла торган йөкләргә озату документларын күрсәтүне таләп итү, йөк ташучыларны РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.21 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тарту хокукы бирелгән.

– Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге вәкаләтләрне полиция хезмәткәрләре кулланмый диярлек.

Шулай итеп, бүгенге көндә районда да, республикада да зур йөк машиналарының габаритлы контроле юк диярлек. Нәтиҗәдә  йөк  ташучылар моның өчен махсус рөхсәт алмый һәм юлларга китергән зыяннарын капламый башлаган, –  ди Сергей Карпов.

 

Начар участоклар

шактый

 

Ул слайдлар ярдәмендә авыр йөк машиналары җимергән юлларны да күрсәтте.

“Главтатдортранс” оешмасыннан алынган мәгълүматлар буенча безнең районда да юл өслеге, катламы канәгатьләнерлек булмаган участоклар шактый. Алар: Актаныш-Пучы-Күҗәкә, Актаныш-Пучы, Түке-Татар Ямалы, Адай-Түбән Урьяды, Актаныш-Пучы-Бүләк, Актаныш-Мөслим, Актаныш-Мөслим- Киров авыллары арасындагы юллар.

Сәбәбе, авыр йөк машиналары хәрәкәтенә контроль булмау. Тиешеннән артык йөк төяп йөрү нәтиҗәсендә
чокырлар хасил була, юлның өске катламы җимерелә. Ә бу юллардагы куркынычсызлыкны бермә-бер киметә. Аварияләр санын арттыра.

Авыр габаритлы машиналарны үлчәүнең  күчмә пункты еш кына районнарга чыга. Узган ел алар безнең районда 25
тапкырдан артыграк булганнар.  Эре габаритлы һәм авыр йөкләрне ташу кагыйдәләрен бозу буенча 2 административ хокук бозу очрагы ачыкланган, моның өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның  12.21.1 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган.

– Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль идарә киләчәктә дә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм районның автомобиль юлларын саклау өчен авыр габаритлы машиналарны үлчәүнең  күчмә пунктын җибәрергә әзер, әмма полиция хезмәткәрләре катнашыннан башка  көтелгән нәтиҗәгә ирешеп булмаячак. Полиция хезмәткәрләренең моңа җитди каравын сорыйм,  –  дип басым ясады Сергей Карпов.

– Авыр йөк машиналарын туктатып, авырлыгын үлчәп, әгәр тиешле нормадан югары булган очракта, аларның эш бирүчеләрен комиссия утырышына чакырырга кирәк, –  диде Илфак Бариев.

Сергей Карпов фото-видео фиксацияләр буенча да мәгълүмат җиткерде.

 

Юлларны җимермәс өчен

 

Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева үз  җирлекләрендәге юлларның торышы хакында бәян итте.

– Иске Кормаш авыл җирлегенә биш авыл карый. Шуларның Яңа Балтач, Иске Балтач, Шәбезбаш авылындагы юлларга асфальт салынган. Бүгенге көндә канәгатьләнерлек хәлдә. Кыркаентүбә авылындагы юлларга өлешчә щебенка салынган. Иске Кормашның юлына асфальт салынса да, бүгенге көндә ул бик аяныч хәлдә. Бу, юлларны сакламау нәтиҗәсе. Мин киләчәктә юлларны җимерттермәү өчен авылларга авыр техниканы кертүне тыю буенча билгеләр куюны карауны сорар идем. Шәбезгә керә торган җиргә ясалма юл тигезсезлеге дә кирәк иде, – диде ул җитди
проблемаларны күтәреп.

“ТАТМЕДИА” АҖ “Актаныш-информ” филиалы җитәкчесе Айнур Гыймадиев юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча масскаүләм мәгълүмат чараларында алып барылган эшчәнлек белән таныштырды.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы  дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш районы буенча җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова балалар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү буенча алып барылган профилактика чаралары хакында чыгыш ясады.

Быел да юлларны төзекләндерү буенча күләмле генә эшләр планлаштырыла. Алар эшләнеп чыкса, шоферларга да йөрү уңайланачак һәм аварияләр саны да кимер дигән өмет бар.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев