Кулланучы әлифбасы: бүләк ителгән сертификатны кире кибеткә тапшырып буламы?
Хәзерге вакытта «нәрсә бүләк итәргә?» дигән сорауны хәл итү 10 ел элек булганга караганда күпкә җиңелрәк. Әйтик, бүген бүләк сайлау проблемасы сертификат алу ярдәмендә хәл ителә.
Кибетне сайлыйсыз, бүләк суммасын билгелисез һәм тантана сәбәпчесенә матур конверт тапшырасыз. Әмма монда да алай җиңел генә түгел. Әйтик, кибеткә бара алмаган очракта яки бүләк иясе авырып киткән икән, сертификатта күрсәтелгән даталарда кибеткә барып өлгермәгән икән, яки бөтенләй дә үзе өчен туры килә торган әйберне сайлап ала алмаган очракта нишләргә? Һәм монда шундый сорау туа: бүләк сертификатын тигез күләмдә акчага алыштырып буламы? Һәм моны ничек эшләргә була?
Башта, бүләк сертификатының (яки бүләк картасы) нәрсә икәнлеген ачыкларбыз. Бу, асылда, товарлар яки хезмәт күрсәтүләр өчен түләүне раслаучы документ - аванс түләве. Аның өчен акча алынган, ә товар әле бирелмәгән. Документта, гадәттә, акчалата эквивалент, куллану кагыйдәләре, гамәлдә булу вакыты һәм кайвакыт башка нечкәлекләр күрсәтелә.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе законнарында бүләк сертификаты төшенчәсе юк, шулай ук аның белән бәйле бәхәсле мәсьәләләрне җайга салучы конкрет хокук нормалары да юк.
Гражданнар кодексының 492 ст. нигезендә, ваклап сату-алу килешүе буенча сатучы сатып алучыга товарны тапшырырга яки эшмәкәрлек эшчәнлеге белән бәйле булмаган хезмәт күрсәтергә, ә сатып алучы – түләргә тиеш.
Тик товарга булачак түләү авансы гына булган бүләк сертификаты очрагында, сатучы һәм сатып алучы әле хокук мөнәсәбәтләренә кермәгән. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының (алга таба – кулланучылар хокукларын яклау турында закон) 23.1 статьясы нигезендә товар сатып алучыга тапшырылмаган яки хезмәт күрсәтелмәгәнчегә кадәр, сату-алу килешүе төзелмәгән дип саналачак. РФ ГК 421 ст.да билгеләнгәнчә, гражданнар һәм юридик затлар килешү төзегәндә ирекле, шуңа бәйле рәвештә кулланучы сатып алудан баш тартырга, шулай ук түләнгән авансны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Моның өчен кибет адресына сертификатка тотылган барлык акчаларны яки товар (хезмәт) сатып алганнан соң калган сумманың бер өлешен кире кайтару таләбе белән язмача дәгъва җибәрергә кирәк. Сез, мәсәлән, кибеттә үзегезгә туры килә торган әйбер яки хезмәт юк икән, сертификаттан баш тартуыгызны дәлилләргә хокуклы. Бу очракта сатучы үз бурычларын сату-алу килешүе буенча үти алмый, ә сатып алучы, үз чиратында, түләүне таләп итәргә хокуклы.
Шул ук вакытта бүләк сертификатын алу фактын раслаучы чек булмау закон буенча акчаны кире кайтарудан баш тарту өчен нигез булып тормый, бу исә кулланучылар хокукларын яклау турында Законның 25 статьясында, шулай ук ваклап сату-алу шартнамәсенә кулланыла торган гомуми нормаларга охшаш рәвештә кулланылачак РФ ГК 493 статьясында беркетелгән. Кулланучы килешү төзүне һәм аның шартларын раслап, шаһит күрсәтмәләренә таяна ала.
Сертификатны сатып алган кеше генә түгел, ә аны бүләк итеп алган кеше дә кире кайтара ала.
Исегезгә төшерәбез, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон преамбуласыннан күренгәнчә, эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле булмаган шәхси, гаилә, йорт һәм башка ихтыяҗлар өчен генә товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алу яки сатып алу нияте булган яисә заказ бирүче граждан гына кулланучы булып санала.
Сатучы акчаны кире кайтарудан баш тарткан очракта нишләргә?
Сатучы акчаны кире кайтарудан баш тартса яки претензияне җавапсыз калдырса, кулланучы шикаять белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә, Роспотребнадзорга, прокуратурага, шулай ук судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Шикаятьне гамәлдәге законнар нигезендә беренче ике очракта карау 30 көн тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең
Яр Чаллы территориаль органы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев