6 март 2023 яңалыклары
-
Бүген изге Бәраәт кичәсе. Нинди догалар укырга?
Бүген кояш баегач изге, бәрәкәтле кичәләрдән саналган Бәраәт кичәсенә кердек.
-
Алар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» сынауларын үтәгәнннәр
Актаныш районының «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормалары буенча баш хөкемдар Рамил Гыйльфановтан яңалык кабул иттек. Бу хәбәр белән сезне дә таныштырыйк, иптәшләр!
-
Кәзкәй кадет мәктәп-интернаты исеменә ачык көрәш турниры оештырылды
Бүген Актаныш районының Кәзкәй авылында урнашкан кадет мәктәп-интернатында көрәш буенча ачык беренчелек узды. Биредә 2009нчы елдан алып һәм яшьрәк яшүсмерләр көч сынашты. Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Аны олылар да, яшь буын да үз итә.
-
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы мониторингында актив катнашыйк
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Татарстан Республикасы иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре эшчәнлегенә мониторинг үткәрә.
-
Россия ЮИД отрядлары оешуына 50 ел булса, Актанышның яшь юл хәрәкәте иминлеге инспекторларына 27 ел!
Актаныш районында ЮИД отрядлары ифрат актив эшләре белән күрше шәһәр-районнарга да үрнәк! ЮХИДИ Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтованың тырышлыгы һәм булдыклыгы, районның белем бирү йортларында яшь инспекторлар отрядларын җитәкләгән педагоглар белән матур итеп эшләве мактауга лаек!
-
Кулланучы әлифбасы: бүләк ителгән сертификатны кире кибеткә тапшырып буламы?
Хәзерге вакытта «нәрсә бүләк итәргә?» дигән сорауны хәл итү 10 ел элек булганга караганда күпкә җиңелрәк. Әйтик, бүген бүләк сайлау проблемасы сертификат алу ярдәмендә хәл ителә.
-
ГҮЗӘЛ ЗАТЛАРЫБЫЗНЫ КОТЛАП:Хатын-кыз – матурлык алиһәсе
8 март – иң кадерле кешеләребезне: әниләребезне, дәү әниләребезне, әбиләребезне, апа-сеңелләребезне котлау өчен көтеп алынган, яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бүген, язның иң беренче һәм көтеп алынган якты бәйрәме – гүзәл затларны данлаган Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда тантаналы чара оештырылды.
-
Бүген кайсы урамнарда ут сүнеп торачак?
Актаныш районының электр челтәре хәбәр итә: Һ.Такташ, Н.Баян, Ә Авзалова, Көнбатыш, Якташлар урамында ут төшке ашка кадәр булмаячак.
-
Коллегабыз Әлфия Мөхәммәтованың чираттагы җиңүе
«ТАТМЕДИА» АҖ «Актаныш-информ» филилалы баш мөхәррире-җитәкчесенең «Актаныш радиосы» буенча урынбасары Әлфия Марсель кызы һөнәри конкурсларда актив катнашып, матур казанышлар яулап тора.
-
Медуза асрагыз. Ул җанны дәвалый!
Бүген кешеләр йорт хайваннарының нинди генә төрен асрамый!