Күтәренке рух белән каршылыйлар
Аскы Актаныштагы ветераннар йортында өлкәннәр Яңа елны каршы алды.
Актив тормыш белән яшәүче районыбыз ветераннары ел саен үткән елга йомгак ясап, алдагысына планнар кору өчен шулай матур итеп бергә җыелып, күңел ачалар.
Барысының да кәефләре күтәренке, йөзләре шат. Башка еллардан үзгә буларак, быел бу чарада авыл җирлекләрендәге башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчеләре дә катнашты.
Өлкәннәрне бәйрәм белән район башлыгы Ленар Зарипов тәбрик итте.
– Сезне чын күңелемнән Яңа ел белән тәбрик итәм, зур рәхмәтемне җиткерәм. Сез Актанышыбызның тарихын булдырган, төзелешләр алып барган кешеләр. Яшьләр килеп, дөньяның астын-өскә китереп, яңадан төземи. Ул булмасын сәнгать, төзелеш, мәгариф – барысы да сезнең куллар аша узган. Сезнең вакытында куйган тырыш хезмәт аркасында районның нигезе ныклы.
Республикада алдынгы урыннарда бара. Быел күп эшләр эшләнде. Алдагы елда да эшләребез күп. Төзелеш буенча да, юллар буенча да планнар зурдан. Алар барысы да эшләнсен. Чөнки алар киләчәк буыннарга каласы.
Шуны да әйтергә кирәк, махсус хәрби операция үзенең тирән эзен калдырды. Әбекәйләр: “Балалар, сугышлар булмасын, калган барысына түзеп була”, – дия торганнар иде. Бу махсус хәрби операция күпләребезгә кагылды. Сезгә егетләргә гуманитар ярдәм җибәрүдә керткән өлешегез өчен рәхмәтемне әйтәм.
Һәрберегезнең гаиләсенә иминлек, сәламәтлек телим. Балаларыгызның кадер-хөрмәтендә рәхәт итеп яшәргә язсын, – диде.
Районның ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла Нурлыев та өлкәннәрне Яңа ел белән котлап, фикерләрен җиткерде.
– 2024 ел район ветераннары өчен истәлекле ел булды. Бу елда “Мирас” халык хор коллективының сәнгать җитәкчесе Мирзанур Фәрукшинга 70 яшь тулды. Ул хор коллективын унбиш ел җитәкли. Аның хезмәтен дәүләтебез дә югары бәяләде. “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләде. Күрше Башкортстанның Дүртиле районына барып, концерт куеп кайттык.
Районның ветераннар оешмасының эшенең гөрләп баруында җирлекләрдәге башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчеләренең дә өлеше зур. Мин аларга зур рәхмәтемне әйтәм.
2025 елда барыгызга да сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Дөньялар тынычлансын иде, – диде.
Бәйрәм чарасы тамашалар белән үрелеп барды. Әкият геройлары булып киенгән өлкәннәр барыбызны да бер мизгелгә балачакка алып кайттылар. Бәйрәмне Луиза Исламова белән Зәлифә Әмирова бик матур итеп алып бардылар. Түргә ел хуҗаларын – Елан елында туучыларны чакырдылар. “Мирас” халык хор коллективында андыйлар дүртәү икән: Зәлифә Әмирова, Фәнҗия Харисова, Рима Закирова, Тәхия Салихова. Алар сафына залда утырган тагын ике кеше кушылды. Көн геройлары Чыршы утын кабызгач, бәйрәмгә үзгә ямь өстәлде.
Чара уеннар белән үрелеп барды.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев