Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ленар Зарипов махсус хәрби операциядән ялга кайткан районыбызның алдынгы эшмәкәрен хөрмәтләде (фотолар)

Бүген районыбызда олылап Эшмәкәрләр көне билгеләп үтелә.

            "Яшьлек" яшьләр үзәге каршындагы мәйданда узучы Эшмәкәрләр ярминкәсендә районыбызның төрле авыл җирлекләреннән килгән халкыбыз, кайткан кунаклар үзебездә җитештерелгән товарлар, эшләнмәләр белән таныша.

          Сәхнәдә дә үзебезнекеләр. Бер-бер артлы моңлы, дәртле җырлары, кызыклы, көлкеле сүзләре белән тамашачыларның күңелләрен күтәрәләр.

Эшмәкәрләр ярминкәсе белән районыбыз башлыгы Ленар Зарипов та танышты. 

-Районыбызның социаль тотрыклылыгын тәэмин итүдә безнең эшмәкәрләребезнең өлешләре саллы. Сез халыкка яңа эш урыннары барлыкка китерәсез. Яңа төр продукция , яңа төр хезмәт күрсәтүләр уйлап табасыз, сыйфатлы итеп халыкка тәкъдим итәсез. 1400 үзмәшгуль, 700 эшмәкәр эшли. Мобилизациядәге райондашларыбызга да зур ярдәм күрсәттегез. Сезгә барысы өчен дә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм, -дип, Ленар Рафак улы эшмәкәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм алдагы эшләрендә уңышлар теләде. 

      Районыбызның күренекле эшмәкәрләре, озак еллар районыбыз икътисадын үстерүгә керткән хезмәте өчен Гүзәл Вәлиева, Искәндәр Галиев Актаныш муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Реклама

Ленар Зарипов район эшмәкәрләренә күрсәткән юридик консультацияләре өчен актаныштан Ватаныбызны саклап Украинада барган махсус операциядә катнашучы, хәзерге вакытта вакытлыча ялга кайтканиэшмәкәр Рөстәм Вәлиевне дә үзенең Рәхмәт хаты белән хөрмәтләде.

          Эшмәкәрләр ярминкәсенең тагын бер югары ноктасы- "Остаз" кибете үзенең сатып алучылары арасында отышлар уйната. Кулларына лотерея билетлары тоткан халыкның барысының да хыялы-  иң зур бүләк- квадроцикл оту. Көтәбез, бүгенге бәхетле отыш иясе турында сезгә дә хәбәр итәрбез, кадерле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев