Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Марат Әхмәтов район журналистларына: Халкыбыз тормышын сездән башка күз алдына китереп булмый (+фото,+видео)

“ТАТМЕДИА” АҖ 15 еллык тарихында беренче тапкыр үз журналистларын, филиаллардагы хезмәткәрләрен Сабан туена җыйды.

Журналистларны бәйрәм белән тәбрик итәргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстанның Президент каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та Саба районына килде. 


-Сезне ихластан сәламлим. Үземне сезнең белән бергә дип саныйм, сезне үземнең хезмәттәшләрем дип тә атыйсым килә. Яңа хезмәт вазыйфам белән бәйле рәвештә эшемне сездән башка күз алдына китерә алмыйм. Халкыбыз күңелендәге рухи бушлыкны тутыру, аның күңеленә тирәнрәк үтеп керү буенча эзләнә башлагач, сезне таптык. Сезгә якын булырга, һәрберегез белән уртак проектлар булдырырга тырыштык. Матур гына эшләр-поектлар башладык. Хәзер безгә текә борылышлар кирәк. Үлчәүгә салып булмый торган рухи кыйммәтләр турында сөйләшергә кирәк. Сезнең белән халкыбызның тормышын тулы, сәламәт итәбез. Республикабызда бик күп милләтләр тынычлыкта яши һәм иҗат итә. Һәр милләтнең үз бәйрәме бар. Хәтта менә сезнең дә үз бәйрәмегез барлыкка килде. 
Минем муниципаль районнардагы филиалларга аерым рәхмәт җиткерәсем килә. Чөнки алар безнең халкыбызга, газета укучыларга, тыңлаучыларга, бигрәк тә якын. Алар киңәшчеләр дә, сердәшчеләр дә, яклаучылар да. Халкыбызның тормышын сездән башка күз алдына да китереп булмый. Һәрчак халкыбыз белән бергә булыгыз, алардан аерылмагыз. Аларны тыңлый, аларның гозерләрен ишетә һәм хакимияткә, дәүләткә җиткерә белсәгез, безнең тормышыбыз бер урында таптанып тормас, гел алга барыр,- диде Марат Готыф улы һәм бер төркем “ТАТМЕДИА” АҖ хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

 Алар арасында безнең хезмәттәшләребез дә булу аеруча куанычлы.

“Актаныш таңнары” газетасының верстка операторы Айсылу Мөхәммәтдинова белән газетаның корректоры Таңсылу Фәрдиева

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Таңсылу белән Айсылуны ихлас күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез. 
 
 
 «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев

“Бәйрәм саен без кеше ничек ял итә, ни өчен ял итә- шуны төшереп күрсәтәбез. Бүгенге бәйрәмдә үзебезне үзебез күрсәтик, үзебез бергәләп ял итик”,-дип фатихасын бирде. 


 
“ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков исә үз кулы астында эшләүче һәркемгә рәхмәтен белдерде: 


-Бүген республикабыз тормышын “ТАТМЕДИА” АҖ башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бездә1685 кеше эшли- сезнең һәрберегезгә дә хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Бу бәйрәмне бәлки киләчәктә ел саен уздырырбыз- матур традициягә дә әверелдерербез. 

 


Менә шундый котлаулар, күңел канатландыргыч хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре мулдан яңгырады бәйрәмебездә. Әлеге бәйрәм рухы иҗат әһелләренә тагын бер елга җитәрлек каләм көче, рух куәте бүләк итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев