Дүрт яшьлек Лилия Хаҗеваны Балаларны яклау көнендә районыбыз башлыгы Ленар Зарипов котлады (фотолар)
Дүрт яшьлек Лилия Хаҗеваны бүген районыбыз башлыгы Ленар Зарипов котлады. Кечкенә кызчык әлеге хөрмәтләүгә «Мин Туган илем белән горурланам» республика конкурсында җиңеп лаек булды.
Балаларны яклау көнендә район хакимиятендә эшләүчеләр- муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре профсоюзының балалары өчен оештырылган конкурс җиңүчеләрен хөрмәтләү оештырылды.
Дүрт яшьлек Лилия Хаҗиева «Мин Туган илем белән горурланам» конкурсында Россия дәүләт хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы бүлеге оештырган иде. Лилия белән беррәттән Ленар Рафак улы «Мин Туган илем белән горурланам» конкурсының республикакүләм җиңүчесе Айзилә Касыймованы һәм әлеге конкурсның районкүләм үткәрелгәнендә мактаулы урыннар алган балаларны тәбрик итте.
- Бүген балалар өчен иң сөенечле көн. Балаларны яклау көнендә җәйге каникулларыгыз башлана. Әти-әниләр өчен исә җаваплы чор- мәктәптә балалар көне буе караулы булса, хәзер алар үз иркенә куела. Балаларыгызны саклагыз, кайда йөргәнен белеп торыгыз. 1 сыйныфка барачак балаларыгызны кайсы мәктәпкә укырга бирәчәгегезне алдан ук уйлагыз. КАйчан өйгә кайтачак, барасы җиеренә кайчан барып җитәчәк-барысын да контрольдә тотыгыз. Замана шуны таләп итә,- дип киңәшләрен җиткерде Ленар Рафак улы.
Профсоюз оешмасы әгъзалары булган хезмәттәшләр, аларның балалары белән очрашудан файдаланып башка бәйгеләрнең җиңүчеләрен дә хөрмәтләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев