Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Полиция җитәкчесе: Үрнәк өчен түгел, гыйбрәт өчен дип карагыз!

Интернет челтәрендә бүген нинди генә мәгълүмат юк, алар арасыннан үзеңә тиешлесен, кирәген генә карап, укып калмыйбыз, Бөтендөнья пәрәвезенә чорналып бетәбез. Моннан кайберәүләр бик оста файдалана. Негатив информация, язмалар, кинофильмнар деструктив фикерләүгә китерүен аңлап бетермибез.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев белән бүген шушы темага фикерләшеп, сөйләшеп алдык. 

Рәдиф Җәүдәт улы яңа гына интернет челтәрендә таралган билгеле бер фильм турында "Үрнәк өчен түгел, гыйбрәт өчен дип карагыз! Бөтенләй кармасагыз, бигрәк яхшы!"-ди. Чөнки Рәдиф Җәүдәт улы 90 нчы елларда төркемнәргә берләшү, группировкалар, бандитизм чәчәк аткан чорда Казандагы милиция бүлекләренең берсендә эшли. Яшь хокук сакчысына җинаять юлына ялгышлык белән аяк басканнарны да, махсус алдан планлаштырып үтерү, урлау очракларын оештырган куркыныч затларны да күрергә туры килә.

- Кинофильмнарда барысы да матур, күңелле, кызык итеп сугышалар. Әмма чынбарлык кинодан бик нык аерыла. Мин беләм,  90нчы елардагы группировка белән сугышкан кайберәүләр әле һаман да рәшәткә артында утыра. Күпме яшь егетләрнең язмышлары шулай җимерелде, кан  коелды, гарипләнеп калучылар да җитәрлек булды. Шуңа күрә мондый фильмнардан гыйбрәт алыйк, андый вакыйгалар кабатланмасын!- ди Рәдиф Җәүдәт улы. 

90 нчы елларда икътисади яктан тотрыксызлык илебездә хаос тудырды. Бәлки шуның белән дә бәйле рәвештә буш вакытларын ничек үткәрергә белмәгән яшүсмерләр группировкаларга тупланып энергияләрен чыгаргандыр, әти-әниләрдә дә бала турында уйлау арткы планга калды, чөнки бөтен максат- гаиләне алып бару, тамак ягын кайгыртуга барып тоташты. Йөгәннән ычкынган тайлар кебек энергиясен кая куярга белмәгән яшүсмерләргә бу җитә калды. Ә моннан җинаятьчелек тарафдарлары ныклап файдаланды. Бигрәк тә чит кеше фикеренә тиз иярә торган, гаиләдә игътибар, наз күрмәгән, тәрбия җитмәгән балалар группировка йогынтысына бирешә. 

Бүген бөтенләй икенче заманда яшибез. Муллык, бөтенлекнең дә минуслары бар икән шул. Әнә бит балаларның кулыннан аерылгысыз җансыз дусты -телефоны төшми. Ә анда бик мавыктыргыч дөнья. Гаиләдә әти-әни, мәктәптә укытучы-тәрбиячеләрнең бурычы- балаларыбызны җәмгыятебезнең лаеклы киләчәге итеп тәрбияләү. Аларга полиция хезмәткәрләре дә ярдәмгә килә, Рәдиф Баһавиев мәктәпләрдә, техникумда профилактик әңгәмәләр оештырылуын, шулай ук яшүсмерләр белән индивидуаль эш алып барылуын билгеләп үтте. Кызганыч, 2023 елда районыбызда  балигъ булмаган балалар белән бәйле 8 җинаять теркәлгән. 2022 елда бер генә очрак булган. Җинаять эшләренең эчтәлегенә килгәндә, телефон урлау, акча талау, кыйнап җиңел тән җәрәхәте ясау кебекләр.

- Хәзерге вакытта балаларга мәктәптән тыш вакытларын дөрес, файдалы итеп үткәрү өчен  мөмкинлекләр бик күп. Спорт заллары, спорт мәктәпләре, музыка мәктәпләре, иҗат үзәкләре гөрләп эшли. Бары әти-әни юнәлеш бирсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев