Пучы мәктәбе укучылары яза: Күңелләрдә яши Нур Баянның йөрәк тибеше
Май- истәлекле даталарга бай. Бөек Җиңү алып килгән чәчәкле май аенда якташыбыз, фронтовик шагыйрь Нур Баянның тууына 120 ел тула. Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы класс укучылары Нур Баянга багышлап иҗат эшләре язды.
Шәмсиев Камил
Нур Баян — татар поэзиясенең күренекле вәкилләренең берсе, аның иҗаты һәрвакыт
укучыларның күңелендә тирән эз калдыра. «Күңелләрдә яши шагыйрьнең йөрәк тибеше»
темасы аның шигырьләрендә чагылыш тапкан хисләрнең, образларның һәм фәлсәфи
уйлануларның күпкырлылыгын ассызыклый.
Нур Баянның шигырьләре — ул күңел дөньясына сәяхәт. Ул табигатьне, мәхәббәтне,
кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үзенең шигъри сүзләре аша җанландыра. Аның
иҗатында табигатьнең матурлыгы, аның хисләре белән бергә яши. Шагыйрьнең һәрбер
шигыре — ул йөрәк тибеше, ул хисләрнең тирәнлеген, кешеләрнең күңелендәге
катлаулылыкны чагылдыра. Нур Баянның шигъри образлары укучыны табигатьнең
матурлыгына, аның тынычлыгына, шулай ук тормыштагы авырлыкларга да алып килә.
Ул үз шигырьләрендә хисләрне бик оста итеп, бай образлар ярдәмендә сурәтли.
Мәсәлән, «Синең белән» шигырендә мәхәббәтнең тирәнлеге һәм аның кешенең күңеленә
йогынтысы турында сөйли. Шагыйрь мәхәббәтне гүзәл, әмма катлаулы хис итеп
тасвирлый, ул күңелдәге шатлыкны һәм кайгыларны бергә алып йөри. Нур Баянның
иҗатында мәхәббәт — ул гади генә хис түгел, ә тормыштагы барлык шатлыклар һәм
кайгылар белән бәйләнгән катлаулы бер процесс.
Нур Баянның шигырьләре укучыга рухи азык бирә, аларда тормышка карата оптимизм
һәм өмет бар. Ул безгә тормышның матурлыгын күрергә, һәр мизгелдән ләззәт алырга
өйрәтә. Шагыйрьнең йөрәк тибеше — ул безнең йөрәкләрдә яши, безнең хисләребезне
аңлата һәм безгә үзебезне табарга ярдәм итә.
Нур Баянның иҗаты — ул безнең күңелләребездә яшәүче шагыйрьнең йөрәк тибеше.
Аның шигырьләре безне уйланырга, хисләргә һәм яшәүнең матурлыгын тоярга мәҗбүр
итә. Нур Баян — татар поэзиясенең якты йолдызы, аның иҗаты безнең күңелләрдә мәңге
яши.
Гимранова Ләйсән
Нур Баян — туган илебез күгендә балкый торган йолдызларыбызның иң яктысы. Ул ил
тарихында Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуйлар белән янәшә торучы шәхесләрнең
берсе.
Якташым Нур Баянның исеме үлемсез, мәңгелек! Ул үз теләге белән сугышка китеп,
фашистлар белән сугышкан. Шулай ук фронтта күп кенә шигырьләр иҗат итә. Ләкин,
кызганычка каршы, ал чәчәкле якты илдә патриот шагыйрь озак яши алмый. Австрия
җирләрендә батырларча һәлак була, аңа бөек тантана көнен күрергә насыйп булмый.
Әйе, үткәннар инде артта калган, аккан суларны да кире борып кайтарып булмый.
Әмма Нур Баянның шигырьләре җыр һәм һәйкәл булып, батырлык символы булып
кайтты. Димәк, батырның исеме тарихыбызда җуелмас эз булып калган.
Закирова Эльвина
Нур Баян — күренекле татар шагыйре. Ул — шигъри күк йөзендә балкучы иң якты
йолдыз. Аның әсәрләре укучының хисләренә тәэсир итә, укучының үзен дә бу хисләрен
кәгазь битенә төшерергә этәрә. Нур Баян Актанышның гүзәл урыны — Әнәк авылында
туып, аның суын эчеп, табигатендә ял итеп үскән чын татар егете. Үзебезнең яклардан
булуы бездә тагын да зуррак горурлык хисе тудыра.
Минемчә, Нур Баянның йөрәк тибеше һәр кешенең күңелендә яши. Аның
шигырьләрен кат-кат укыйсы килә, ләкин укыган саен елата. Әсәрләрен укыганда, үзеңне
төп герой урынына куясың, һәм аның тормышын яшәп аласың кебек тоела. Нур Баян гади
генә вакыйгаларны да матур, образлы, барча укучыга да тәэсир итәрлек итеп сурәтли ала.
Нур Баянның иҗатында төп урынны сугыш темасы алып тора. Ни өчен дигәндә, ул
беренчеләрдән булып үз теләге белән фротнка киткән. Сугыш шартларында да Нур Баян
әдәби иҗат эшен туктатмаган, ватандарлык хисләре белән сугарылган шигырьләрен
язаган. Ләкин Җиңү көненә нибары унбиш көн кала һәлак булган.
Аның шигъри әсәрләрендә Ватаны өчен кайгырганлыгы сизелеп тора. Мәсәлән, «Өч
бөркет» шигырендә Нур Баян илен саклар өчен аерылышкан өч бертуган егетне сурәтли.
Ул дошманнарны кара еланнар белән чагыштыра. Автор бу әсәрен шулкадәрле үтемле,
образлы итә, хәтта үзеңне андагы вакыйгаларда булган төсле хис итәсең. Менә өстәл арты,
анда өч ул һәм аларның аталары утыра. Барысының да йөзендә ниндидер шатлык, куйган
максатларына ирешү, туган җирен саклауга өлеш кертү теләге.
Нур Баян — чын мәгънәсендә көчле рухлы кеше. Бу аның иҗатындада, кылган
гамәлләрендә дә, гомумән, тормышында да күренә.
Нур Баян мәңгелек! Аның шигырьләре безнең йөрәкләрдә яши. Безнең Нур Баянны
онытырга хакыбыз юк!
Сабирова Ильвина
Нур Баян — халкыбызның йөрәгеннән чыккан моңлы бер тавыш. Аның шигырьләре —
гади, ләкин тирән мәгънәле; йомшак, ләкин көчле рухлы. Шагыйрьнең һәр сүзе күңел
түренә үтеп кереп, анда мәңгелек урын ала. Нур Баянның иҗаты — ул халыкның үзе, аның
шатлыгы һәм кайгысы, өмете һәм сагышы.
Шагыйрьнең йөрәк тибешен без аның туган якка, табигатькә багышланган
шигырьләрендә аеруча нык сизәбез. Ул туган җирен чиксез ярата, аның һәрбер
калкулыгы, һәрбер елгасы, һәрбер агачы аңа кадерле. Табигатьнең матурлыгы аша ул
кеше күңеленең матурлыгын да күрә белә.
Мәхәббәт темасы — Нур Баян иҗатында аерым бер урын алып тора. Шагыйрь
мәхәббәтнең төрле якларын — назлы, саф, шул ук вакытта фаҗигале якларын да ача.
Мәхәббәт аның өчен — тормышның мәгънәсе, илһам чыганагы.
Нур Баянның сугыш турындагы шигырьләре аеруча тирән тәэсир калдыра. Ул үзе дә
сугыш афәтен үз җилкәсендә татыган, шуңа күрә аның шигырьләрендәге һәр сүз
чынбарлыкны чагылдыра. Сугышның коточкычлыгы, кеше гомерләренең
кыйммәтсезлеге, тынычлыкка омтылыш — болар барысы да шагыйрьнең йөрәк тибешендә
чагылыш таба.
Нур Баянның шигырьләре бүген дә актуальлеген югалтмый. Алар безнең
күңелләребездә яши, безгә яхшылыкка, матурлыкка өйрәтә, туган якка мәхәббәт тәрбияли.
Шагыйрьнең йөрәк тибеше мәңге безнең белән.
Ханнанова Рәмилә
Күңеллләрдә яши шагыйрьнең йөрәк тибеше. Ул тибеше һәрбер шигырь юлында, һәрбер
сүзендә чагыла. Шагыйрь — ул үз халкының җанын, рухын гәүдәләндерүче зат. Аның
иҗаты халыкның киләчәккә өмет-ышанычы.
Нур Баян — татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган шәхес. Аның иҗаты бүгенге
көндә дә актуаль яңгырый, яшь буынны рухи яктан баета.
Нур Баян шигырьләрендә туган җиргә мәхәббәт, кешелеклелек, матурлыкка омтылыш
ярылып ята. Шагыйрьнең һәр әсәре — тормыш фәлсәфәсе, күңел көзгесе.
Шагыйрьнең йөрәге — ул бер дәрья. Анда мәхәббәт тә, нәфрәт тә, шатлык та, кайгы да
бар. Ләкин иң мөһиме — анда хакыйкать яши. Шагыйрь хакыйкатьне эзли, аңа омтыла һәм
үзенең шигырьләре аша аны халыкка җиткерергә тырыша. Нур Баян — татар әдәбиятының
алтын хәтерендә мәңге сакланырга хаклы.
Шагыйрьнең йөрәк тибеше мәңгелек. Ул буыннан-буынга күчә, халыкның хәтерендә
саклана. Чөнки шагыйрь — ул халыкның җаны, аның йөрәге. Нур Баян мирасы — безнең
горурлыгы җиргә мәхәббәт, кешелеклелек, матурлыкка омтылыш ярылып ята.
Шагыйрьнең һәр әсәре — тормыш фәлсәфәсе, күңел көзгесе.
Мирзаянова Азалия
Шагыйрьләр, гадәттә, халык өчен рухи дөньяның чишмәсе булып тора. Нур Баян —
татар поэзиясенең тарихи шагыйре, чынлыгы, хисләре һәм тойгылары белән күңелләргә
кереп утыртучы зур талант. Аның шигырьләрендә яшәгән йөрәк тибеше безгә яхшы
таныш — ул ярату, иҗади эзләнү, югалтулар һәм яңарту хисләрен аңлата.
Нур Баян шигырьләре — кеше тормышында булган хисләр һәм күңелендәге
образларның чагылышы. Сүзләр матур, образлар урынлы, һәрбер шигыре — чын
дөньяның бер мизгеле.
Шагыйрьнең йөрәк тибеше — ул күлдә бер нурлы чишмә, безгә йөрәкләребезне ачып,
хисләребезне туплап ятуга, яшәүнең мәгънәсен яхшы аңларга, һәм бергәлекне тоярга
ярдәм итә. Нур Баян — шагыйрь генә түгел, ә үз хисләре һәм уйлары белән милләтенең
күңелен аңлаучы.
Ахметшин Альмир
Нур Баян — татар халкының мифологиясендә һәм мәдәниятендә мөһим урын алып
торучы образ. Ул матурлык, яктылык һәм җылылык символы булып тора. Нур Баян һәр
кешенең күңелендә яшәгән шәхес, аның ярдәме белән без дөньяны ямьле һәм матур итеп
күрә алабыз.
Нур Баян образы табигатьнең бөеклеген, аның серле һәм хисси ягын чагылдыра. Халык
арасында ул мәхәббәт, бәхет һәм тынычлык белән бәйле итеп тасвирлана. Нур Баян
кешеләргә өмет, яшәү көче һәм рухи яктылык бирә. Ул безгә дөньяда яхшы нәрсәләргә
омтылырга, күңелебездәге караңгылыкны җиңәргә ярдәм итә.
Нур Баян — безнең тормышыбызны ямьләндерүче көч. Ул һәркемнең күңелендә яши,
безне берләштереп, рухландырып тора. Нур Баянның символы буларак, без һәрвакыт
матурлыкка, мәхәббәткә һәм яктылыкка омтылырга тиеш.
Камилә Сәлахова
Шагыйрьләр — күңелләрнең иң нечкә кылларын уятып, хисләрне, уйларны һәм
хыялларны сүзгә әйләндерә торган осталар. Нур Баян — шундый шагыйрьләрнең берсе.
Аның иҗаты кешеләрнең күңелендә, йөрәкләрендә тирән эз калдыра. Нур Баянның
шигырьләре — ул хис-тойгыларның, мәхәббәтнең, табигатьнең һәм халыкның рухи
байлыгынының чагылышы. Шагыйрьнең йөрәге туган җиренә, аның матурлыгына һәм
кешеләренә булган мәхәббәт белән тибә. Шагыйрьнең йөрәк тибеше — ул халыкның
йөрәк тибеше белән бергә атлаучы. Нур Баян халыкның борчулары, шатлыклары һәм
өметләре турында яза. Аның шигырьләре һәркемнең күңелендә үз урынын таба. Алар
безгә көч, дәрт һәм яшәү өчен кирәкле энергия бирә. Шагыйрьнең йөрәк тибеше — ул
безнең күңелләрдә яши, безне берләштерә һәм тормышка яңа төсмерләр өсти.
Гомүмән алганда, Нур Баян — ул шагыйрь генә түгел, ә безнең күңелләрдә яшәүче рухи
дус. Аның иҗаты безгә тормышның матурлыгын, хисләрнең тирәнлеген һәм дөньяга
карашның киңлеген күрсәтә.
Харитонова Алинә
Шигырьләр — сүз сәнгате генә түгел, ул хисләр, хыяллар һәм кичерешләр яши торган
үзенчәлекле дөнья. Һәр шагыйрь-чынбарлык һәм эчке дөнья арасындагы юл күрсәтүче, үз
шигырь юллары аша иң тирән хис-кичерешләрне җиткерергә сәләтле.
Нур Баян-йөрәк тибеше һәр сүздә, һәр рифмада сизелә торган шагыйрьләрнең берсе. Ул
шигырьләр генә тудырып калмый, укучыларына күңеленең бер кисәген бүләк итә.
Нур Баян — ихласлык һәм тирәнлек символына әверелгән исем. Аның поэзиясе яктылык
һәм күләгә, шатлык һәм кайгы белән сугарылган. Аның шигырьләрен укыганда, без һәр
сүзе мәгънәле булган дөньяга чумабыз. Аның иҗаты — кеше хис-кичерешләренең,
омтылышларының һәм өметләренең чагылышы. Ул мәхәббәт, табигать, тормыш һәм үлем,
безнең һәрберебезне борчыган нәрсәләр турында сөйли.
Шагыйрьнең йөрәк тибешен аның әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын тасвирлаган
юлларында да ишетергә була. Ул гади моментларны шигъри шедеврларга әверелдереп,
гадәти булмаганны гадәти хәлдә күрә белә.
Әмма Нур Баянның шигерьләре — ул шатлык һәм матурлык кына түгел. Аның
әсәрләрендә шулай ук авырту һәм газаплар бар. Ул кешеләр очраткан кыенлыклар
турында сөйләргә курыкмый. Аның шигырьләре үз хисләрен белдерә алмаучыларның
тавышына әверелә.
Шулай итеп, Нур Баянның йөрәк тибеше — ул безнең һәрберебездә яңгырый торган көй.
Ул безнең уйларыбызда һәм хисләребездә яши, безне рухландыра.
Нуриева Ләйлә
Саумы, әнкәй!
Саумы, таныйсыңмы?
Күптән чыгып киткән улыңны?
Шигырендә язган кебек, Нур Баян, кызганычка сугыш кырларында ятып кала.
Австрияне азат иткәндә якты дөнья белән хушлаша. Ләкин аңа карамастан, ул һәлак
булганчы бик матур эчтәлекле, күңелдә кала торган шигырьләр язып калдырган. Аның
әсәрләрен укып, без үзебезгә ватанпәрвәрлек хисе, илһам алабыз, аның үрнәгендә иҗат
итәбез һәм аның иҗат юлын дәвам итәбез дисәк тә була. Ул йөргән юллардан йөреп, ул
булган урманнарда адашып йөрүе үзе бер дәрәҗә.
Без аның рухын саклап, аның белән грурланып яшәргә, аның үрнәгендә иҗат итәргә
тиешбез.
Без бәхетле
Башкаларның
Юк бит Нур Баяны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев