5 май 2025 яңалыклары
-
Актаныш районының Бөек Ватан сугышы ветераннары: Ил-көндә тынычлык булсын, озакка сузылган сугышларны күрергә язмасын!
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ел саен Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов районыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән тәбрикли.
-
Һәр сарыкның колагында чип яки штрих-кодлы бирка булырга тиеш
Бүгенге көн таләпләре буенча һәр мал «Меркурий» программасында теркәлә. Йорт хайваннары дәүләт реестрында теркәлә.
-
Корбанлык малын тикшертүне соңга калдырырга ярамый- карантин үтәселәре бар
Корбанлык малларын ветеринария тикшерүе үткәрүне соңгы көнгә калдырырга ярамый. Корбан бәйрәменә кадәр корбанга чалыначак малларның, аларның күбесе сарык хайваны була, сәламәтлек дәрәҗәсен тикшертеп, карантинда тотарга кирәк.
-
Чаллыга баргач, Актаныш фермерларына корбанлык сарыклар сатуны тыймаслармы?
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге идарәсе башлыгы Фәнис Мифтахов Актаныш районында Корбан бәйрәмен уздыруны оештыруга багышланган киңәшмәдә катнашты.
-
Корбанлыкка чалынасы маллар сәламәт булырга тиеш!
6 июнь- Татарстанда Корбан бәйрәме. Мөселман халыкларының көтеп алган бәйрәмен матур итеп һәм тәртипле үткәрү мөһим.
-
Актанышта район Сабан туе 7 июньдә, авыл җирлекләрендә 8 июньдә булачак
Актанышта район Сабан туе 7 июньдә, авыл җирлекләрендә 8 июньдә булачак. Бу хакта Корбан бәйрәменә әзерлек мәсьәләләренә багышланган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Ленар Зарипов җиткерде.
-
НУР БАЯННЫҢ ТУУЫНА 120 ЕЛ
1945 елның 23 апреле. Альп таулары итәгендә каты сугышлар бара. Немецларның «Империя» һәм «Викинг» дип аталган СС дивизияләре, венгрларның укчы бригадасы Совет Армиясе сугышчыларының һөҗүмен соңгы көчләре белән туктатырга исәплиләр. Австрияне азат итү өчен барган шушы канлы сугышта татар халкының танылган шагыйре, дивизия газетасы редакторы подполковник Нур Баян һәлак була.
-
Пучы мәктәбе укучылары яза: Күңелләрдә яши Нур Баянның йөрәк тибеше
Май- истәлекле даталарга бай. Бөек Җиңү алып килгән чәчәкле май аенда якташыбыз, фронтовик шагыйрь Нур Баянның тууына 120 ел тула. Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы класс укучылары Нур Баянга багышлап иҗат эшләре язды.