Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Райондашларыбыз- Изге Болгар җыенында

Район башлыгы Ленар Зарипов, имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин җитәкчелегендә бер төркем райондашларыбыз Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган һәм 1989 елдан бирле ел саен зурлап уздырыла торган «Изге Болгар җыены»нда катнашты.

              Быелгы чарага 40 меңгә якын кеше килгән. Аларның бер өлешен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХIV Халыкара икътисадый форумы кунаклары һәм XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы вәкилләре тәшкил иткән. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Диния нәзарәтләре вәкилләре, муниципаль берәмлек башлыклары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, РФ төбәкләре мөфтиләре катнашты.

                 Райондашларыбызны бергә җыйнап, ерак юлга оештырып алып чыгуда  Актанышбаштан Мөдәрис Ханов һәм озак еллар район мөслимәләр берлеген җитәкләгән Зөһрә Закирова башлап йөри. Район хакимияте тарафыннан Изге Болгар җыенына баручылар өчен 45 кешелек автобус бирелә. Үз машиналарында җыенга килүчеләр дә шактый булган. 
              Якташларыбызның исән-сау Изге җыеннан урап кайтулары белән котлыйбыз, алдагы елларда да мөселманнар, милләттәшләр өчен мөһим очрашуларда катнашырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев