Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районыбыз имамнары Казан дәүләт мәдәният институты укытучыларыннан сәнгатьле сөйләмгә өйрәнде (видео)

Бүген районыбызның «Җәмигъ» мәчетендә район җирлекләрендә имамлык итүче хәзрәтләребез Казан Дәүләт мәдәният институты укытучыларыннан сәнгатьле сөйләм дәресләре ала.

          Башкаларны үзенә җәлеп итә торган сәнгатьле сөйләмгә ия булу дин әһелләре өчен аеруча мөһим. Татарастан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасы телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе, шәхсән комиссиянең җитәкчесе Марат Әхмәтов тәкъдиме белән Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары районнарның имам-хатыйблары өчен сәнгатле сөйләм дәресләре үткәрә башлады. Әле дәресләр Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Балтач районнарында гына оештырылды. Менә бүген Актаныш районы имамнары гыйлем эсти.

Шулай ук мөслимәләребез дә бу дәресләрдә катнашуны кирәк санаган.

- Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасы телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе белән эшләнгән икенче уртак проектыбыз бу. Былтыр район җитәкчләре белән очрашып, аларны аудиториядә чыгыш ясарга өйрәтсәк, быел тагын бер халык белән тыгыз эшләүче кешеләребез- имамнарны укытабыз. Баштарак безгә алар гаҗәпсенебрәк карадылар, әмма күнегүләрне эшли торгач, имамнарыбыз ачылып китте. Безгә бу укулар элегрәк үк кирәк булган , киләчәктә дә дәвам итсен, диләр,- ди Казан дәүләт мәдәният институты доценты, сәхнә теле һәм чыгыш ясау буенча әйдәп баручы белгеч Илсөяр Шиһапова. 

 

        Авылга иртә белән яңа көн теләп азан әйтүче, халыкка үгет-нәсыйхат сөйләп әдәп, әхлак белән яшәргә өндәүче имамнарга көчле, яңгыравыклы тавыш, матур дикция кирәк. Көннең беренче яртысында Илсөяр Шиһапова хезмәттәше Земфира Ибәтова белән имамнарыбызга тавыш ача торган күнегүләр өйрәткән.

Икенче дәрес мантыйкка багышлана. Без мәчеткә килгәндә һәр укучының кулында "Шура" журналы иде. Журналдагы вәгазьнең җөмләләрен чиратлап укып, имамнар мантыйкый сүзне билгелиләр, басымны дөрес куюны үзләштерәләр.   

               "Өмет" мәчете имам-хатыйбы Вилдан Хәйретдинов мондый укуларның бик вакытлы оештырылуын әйтеп, дәвамлы булуын теләде:

- Тиешле сүзне, тиешле урында, тиешле кешегә җиткерү- хикмәт, дип атала. Безгә менә шундый дәресләр бик кирәк. Вәгазьләребез кешеләргә барып җитсен өчен сөйләм теле дәресләрен үткәрергә мөгаллимәләребезне тагын чакырырга телибез. Диалог формасында барган укулар безгә  бик ошады,- дип, Вилдан хәзрәт укытучыларга рәхмәтен белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев