РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Әҗәкүлгә- махсус хәрбия операциядәге солдатның гаиләсенә барды
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык- әлеге өч төшенчә махсус хәрби операциядәге ир-егетләрне батырлыкка өнди, хатының, балаларың яшәгән туган илне сакларга көч бирә торган изге төшенчәләр.
Районыбызга килгән мөхтәрәм кунагыбыз- РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән район башлыгы Ленар Зарипов Әҗәкүл авылына барып, нәкъ тә шундый гаилә кыйммәтләрен яклап хәрби хәрәкәттә катнашучы батыр якташыбыз Данис Яппаровның хатыны, балаларының хәлләрен белде.
Мәртәбәле затларны Яппаровлар капка алдына ук чыгып каршылады.
Эчкерсез күрешү- аралашуга Әлфия Гомәр кызы чәчәк гөлләмәләре белән килде, 8 июльдә булачак "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" уңаеннан тәбрик итеп, Данисның хатыны Гөлнарага, гаилә учагын саклаучы солдатның җәмәгатенә үзенең рәхмәт хатын, бүләкләрен тапшырды. Район башлыгы Ленар Зарипов әтисен өзелеп көтүче Ләйләне чәчәкләр белән сөендерде.
Данис Дилүс улы Яппаров махсус хәрби операциягә 2022 елның 24 октябрендә киткән. Гөлнара ханым технология техникумында укучы улы Ильяс, кызы Ләйлә белән аның вакытлыча ялга кайтуын зур түземсезлек белән көтеп алганнар.
Гаилә терәге май аенда ике атнага Әҗәкүлгә кайткач иң рәхәт көннәрен уздырганнар. Әтисе улы Ильясның күптәнге хыялын тормышка ашырып мотоцикл алып биргән.
Санаулы мизгелләр тиз уза. Хәзер балалар да, Гөлнара да тагын күрешү мизгелләрен көтеп яши. Сагыну-сагышларны телефон аша сөйләшүләрдә басарга тырышалар.
Әлфия Гомәр кызы башка кунакларны Яппаровларның йортларындагы матурлык, чисталык, пөхтәлеккә игътибарларын юнәлтте, балаларның тәрбиялелегенә, аларның әниләренә ярдәм итеп яшәве сизелүен искәртте. Ильяс белән Ләйләнең киләчәккә планнары белән кызыксынды.
Ленар Рафак улы технология техникумын тәмамлагач, Ильяска соң югары белем алырга булышачагын белдерде.
- Әтиебезне бик сагындык. Каршы алганда тыела алмадык, еладык. Ул ялга кайткач, төрле җирләргә экскурсияләргә бардык, бөтен эшне бергәләп эшләдек. Озатканда да каршы алгандагы эмоцияләр белән җибәрдек. Әтиебез исән-сау гына әйләнеп кайтсын,- ди Ильяс.
Данис Яппаров "Башак" хуҗалыгында слесарь булып эшләгән. Гөлнара әлеге хуҗалыкка сыер саварга йөри. Көн дә иртә белән машинасын кабыза да Әҗәкүлдән Яңа Әлемгә юлга кузгала. Хуҗалык җитәкчеләре һәрвакыт гаиләгә ярдәм итә.
Шулай ук Яппаровлар махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләренә билгеләнгән ярдәмнәрдән дә файдаланалар. Тиздән Ильяс бушлай юллама белән ял һәм сәламәтләндерү лагерена китәчәк. Бер тапкыр бирелә торган пособиене алганнар, волонтерлар утын китергән, балалар уку йортларында бушлай туклана.
Җитәкчеләр белән очрашу өстәл янында кайнар чәй эчү, үзара аралашу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев