Сайлаулардан хәбәрләр: Мари Суыксуы авылы халкы гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне саклап яшәве белән көчле!
Мари Суыксуы мәктәбенә урнашкан 636 нчы сайлау участогында 281 сайлаучы теркәлгән. Аларның ундүрте беренче тапкыр үз тавышын бирә. Мөһим чарада гражданлык позициясен белдереп чыгуга авыл халкын милли бәйрәм оештырып шаккаттырдылар.
Кирилл Усманов туган мәктәбенә Россия президенты сайлауларына беренче тапкыр сайлаучы буларак килде. Кирилл Мари Суыксуы мәктәбен тәмамлагач, Чаллы шәһәренә һөнәри белем алырга юл тота. Бүген ул уку белән беррәттән "Ремдизель" җәмгыятендә эшли. Үз тавышын бирергә дип туган авылына кайткан.
-Илебезнең киләчәге, сәясәте, икътисады нәкъ менә бүген сайлана торган президентка бәйле булачак. Сайлауларга илебезнең киләчәген хәл итүдә үземнең өлешемне кертү өчен килдем,- ди Кирилл.
Сайлау участогы җитәкчесе Фәнис Адиев Кириллга иң яшь сайлаучы буларак алдан әзерләнгән бүләк тапшырды. Фәнис абый үзе исә бюльлетеньга тамганы гаиләсе килгәч кенә салды. Улы Айнур, килене Светлана, оныклары Айлана белән Илзат, кода-кодагыйлары Вил һәм Альфира Сәгыйтовлар белән бергәләп сайладылар. Светлананың "Сугышлар бетсен, тормышлар яхшырсын!" дигән теләкләренә барысы да бердәм кушылды. Соңыннан беләзекләр киеп фотога төштеләр. Россия президентын сайлауда әлеге матур гаилә өч буын вәкилләрен берләштереп катнашты.
Ә сайлаудан чыгуларына Усмановларны авылдашлары әйләндереп алды. Бүген мари халкының иң матур бәйрәме- Уярня көне ич! Актаныш районының мари милли автономияле үзәге командасы авылдашлары өчен тагын бер бәйрәм оештырды. Элек-электән сайлауларны бәйрәмгә тиңләгән бит авыл халкы, бүген аңа кышны озату- Уярня бәйрәме дә өстәлде. Якшәмбе көнне гаилә белән ил алдындагы гражданлык позицияңне белдергән көнне, ата-бабалардан калган йола, гореф-гадәтләрне искә алу, балалар, оныкларыңны таныштыру үзе бер истәлекле, кадерле, җаваплы мизгел бит ул. Нәкъ шушы кадерле милли ядкарьләрне саклау өчен дә тавыш бирде бүген Мари Суыксулылар.
-Безнең Уярня бәйрәме русларның «Масленица- Май чабу» кебек бәйрәме инде ул. Кышны озатып, язны каршы алабыз! Бу бәйрәмдә чана шуабыз, төрле уеннар уйныйбыз, саф һавада коймаклар пешерәбез. Җигүле атка карачкы утыртып авылның бөтен урамнарыннан начарлыкларны җыйдыртабыз. Аннан шул карачкының алъяпкыч кесәсенә теләкләр салабыз да яндырабыз. Шулай итеп язны каршы алабыз,- дип, Уярня бәйрәме турында таныштырды авылның иң өлкән яшьтәге кешесе Ульяна Михайлова.
Өлкән апалар бүген яз уңыш, байлык алып килсен дип, кар тавына бодай сиптеләр дә, Уярня бәйрәменең иң мөһим өлеше- чаналарына көянтәне җигеп рәхәтләнеп тау шудылар. Алар әби-бабаларыннан килгән йола, гореф-гадәтләрен өлкәннәр һаман да саклый, яшьләр, балалар күреп калсын да, бездән соң килгән буыннарга тапшырсын, ди.
Сайлауга килүчеләр дә Усмановлар кебек милли бәйрәмнең кунаклары булдылар. Мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүче нәниләр учакта пешкән тәмле тәбикмәкләрдән авыз иттеләр, күмер самавырында кайнаткан чәй эчтеләр.
Әйе, Мари Суыксуы авылы халкы милли традицияләрне күз карасы кебек кадерлиләр, онытмыйлар.
Алып баручы укытучылар Уярня бәйрәменә килүчеләрне бер дә тик торгызмады. Авылдагы начарлыкларны җыярга киткән җигүле ат кайтканчы кунаклар мари халкының әллә нинди кызыклы уеннарына чакырып көчләрен сынады. Кызлар, егетләр себеркегә атланып чабу, карачкы киендерү, аркан тартышу һәм башка кызыклы ярышларда командалап көч сынаштылар. Мари милли көйләре, җырлары, биюләре бәйрәм дәвамында авылның иң теге башына кадәр ишетелеп торды.
Мари авылының Карты Валерий Әхмәтҗанов Уярня бәйрәменең мәҗүсилектән килгән бик борынгы бәйрәм булуы турында сөйләде:
- Советлар чорында әлеге бәйрәм үткәрелмичә торды. Ләкин авыл халкы аны онытмады. Май чабу атнасының сишәмбесендә кич белән балалар укытучылардан качып-посып җыелып чана шуарга чыга идек. Ни өчен сишәмбе икәнен аңлата алмыйм. Элек Уярня атна буена- сишәмбедән башланып, икенче дүшәмбегә кадәр дәвам иткән. Хәзер Уярня кышны озату, язны каршы алу булып тора. Уярня "Шорок йол" бәйрәменнән соң җиде атна үткәч февраль ахыры, март башында уздырыла. Без бәләкәй чакта таудан яхшы шусын өчен тазикларның төбен боз белән катыра идек. Аны "мүгер" дип атый идек. Хәзер аны бик белмиләр. Асты боз булгач мүгер бик шәп шуа иде,- дип истәлекләр белән уртаклашты Мари милли автономиясе лидеры, лаеклы ялдагы укытучы Валерий Миңнегәрәй улы.
Шулай итеп хыялдагы иң изге теләкләр язылган кәгазьләр урамнардан начарлык җыеп килгән карачкы белән янып көлгә әйләнде.
Ут ялкыны чорнап алган карачкыны өлкәннәр тәбикмәк белән сыйладылар, үзләре генә белгән догалар укып ил-көнгә бәрәкәт-иминлек теләделәр.
Мари Суыксуына яз килде, кыш бирешергә теләмәсә дә хакимлекне яшәрү фасылының кулына тапшырды. Хәерең, бәрәкәтең белән кил, әй, ягымлы яз!
Илебез нәкъ менә шундый туган җиренә, кече Ватанына, үткәннәрдән килгән рухи байлыкка тугры кешеләре белән бай һәм көчле ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев