Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Урамыгызда канаулар, су ага торган торбалар чистартылдымы- юк икән, хәбәр итегез!

Кышын кар күп яву юл төзүчеләргә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәренә карлы-буранлы көннәрдә генә түгел, кояшлы язга да шактый эш калдырды.

               Язгы ташуны булдырмау, социаль объектларны, шәхси йорт-ихаталарны су басудан саклау максатыннан урамнардагы канаулар, күперчекләр эчендәге канауларны кар-боздан арчалау дәвам итә.

Хәзерге вакытта 57 бистәдәге Маликов урамында кызу эш кайный.

ИТК оешмасы юл төзүчеләре куәтле техникалар белән урамнарны чистарта. 


- Үзәк Актаныштагы күпфатирлы йортларның тирә-юнен дә кардан арындырабыз- , дип хәбәр итте  Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин.

 

           

       Беренче каттагы тәрәзә яннарына өелгән карны зур чүмечле тракторлар көри, тизрәк эресен өчен җиргә ваклап тарата.   

              Район җитәкчелеге гражданнарны да су басуга каршы көрәш чараларына тартылуларын сорады. Капка, ихата алларындагы канауларны вакытында чистартып, торбаларны ачып, шәхси милкегезне генә түгел, күрше-тирәдә яшәүчеләрне дә зыян күрүдән саклап каласыз.

Шулай ук әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булыгыз: ялгыз яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларның канаулары көрәлгәнме, су басу янамыймы, белешегез. Кирәксә, булышыгыз.

Әгәр су басу афәтенә дучар булсагыз, яки бу мәсьәләне чишү сезнең өчен проблемалы икән, тиз арада бердәм чакыру 3-12-30 номерына мөрәҗәгать итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев