Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Сугыш ветераны Тәфкил Вәлиев

Югары Яхшый авылында гомер кичерүче, сентябрь аенда 100 яшен каршы алачак Тәфкил абый Вәлиев Җиңү көнен дулкынланып көтә.

Әле аңа күзләр тимәсен. Хәтере дә бик яхшы, күзләре дә әйбәт күрә. Колагы гына бераз катыланган. Үз аякларында йөреп тора. Тормыш юлы хакында да тәртип белән эзлекле итеп сөйләп бирде.

 

17 яшендә сугышка китә

 

Шул авылда Хөсниямал белән Вәлинең ун баласының төпчеге булып туган Тәфкил абыйның  балачагы авыр елларга туры килеп, күп михнәтләр күрсә дә, эшкә нык булып үсә ул. Туган авылында   башлангыч белем ала. Мәчти җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Байсар урта мәктәбенә гариза илтергә бара.

– Шуннан кайтып киләм, юлда очраган кешеләр: “Әй, апаем, сугыш башланган бит. Германия безгә каршы сугыш башлаган”,  – диделәр. Шулай итеп, урта мәктәптә белем алу хыялы юкка чыкты. Авылдагы бөтен ирләрне сугышка алдылар. Карт-коры, бала-чага гына калды. Ә колхозны алып
барырга кирәк. Ул вакытта миңа 16 яшь. Нәрсә уйлаганнардыр, мине авылның бригадиры итеп куйдылар, –  дип сөйли Тәфкил абый.

Яшүсмер егет тырышып эшли. 17 яше тулгач, бригадир вазыйфасын Хәтифә Сәрвәрова дигән хатын-кызга тапшырып, 1942 елның декабрь башында  үзе дә фронтка китә.

– Ике кием чабата, бераз сохари биреп, әти-әниләр  озатып калды. Безне Әгерҗе станциясенә сугыштан яраланып кайткан Галимҗан исемле кеше алып барды. Анда өч-дүрт көн булырга туры килде. Товар поезды белән Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. Шимановский станциясенә кадәр бардык. Бер-ике ай анда өйрәнүләрдә булгач, Көнбатышка озаттылар. Анда кулга корал тотарга өйрәттеләр, –  ди ул.

Тәфкил абый Калинин фронтына эләгә, артиллерист булып хезмәт итә.

– Ул вакытта иң көчле корал “Катюша” иде. Аны нигә шулай атаганнар? Кызлар шул коралга тентлар теккәннәр. Берсе почмагына Катюша дип язып куйган. Шуннан ул коралга “Катюша” дип исем биргәннәр. Без дошманга якын йөрмәдек. Чөнки “Катюша”лар еракка ата торган. Безнекеләр тегеннән сигнал бирәләр дә, без шунда атабыз. Җиңү көнен Владивосток ягындагы бер кечкенә авылда каршы алдым. Безнең гарнизон шунда иде.

 

Япон баскакларына

каршы көрәшә

 

Илгә җиңү килгәч тә аңа тиз генә туган якларына кайту насыйп булмый.

– 1945 елның 9 августыннан япон баскакларын тар-мар итүдә катнаштым. Минем кул астында дүрт “Катюша” бар иде. Ат белән ашарга килмәдеме икән дип, таллык арасыннан төшеп бара идем, арттан башыма нидер китереп бәрде. Шуннан мине госпитальгә озаттылар. Анда алты айлап яттым. Терелгәч кабат хезмәткә чыктым. Чөнки безне кайтармадылар,  –  ди  ветеран.

1949 елның мартына кадәр Приморье  краенда орудие командиры булып хезмәт итә. “Батырлык өчен“, “Сугышчан хезмәтләре өчен“ һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.

1949 елда туган авылына әйләнеп кайта һәм үзе сугышка киткәнче эшләгән бригадир вазыйфасын кабат кабул итеп ала. Уңган, хезмәт сөюче, оештыру сәләте көчле икәнен күреп, 1950 елны колхоз рәисе итеп билгелиләр.

–  Казанда авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлап кайттым. Эшләргә кирәк бит, –  ди ул.

Аннан Киров исемендәге совхозда бүлекчә идарәчесе булып эшләгәч, хезмәт юлын кабат үзләрендә агроном, прораб булып дәвам итә. 1985 елны лаеклы ялга туктый.

Хәер туктый дип әйтү
дөреслеккә туры да килми торгандыр, Тәфкил абый кабат җиң сызганып эшкә керешә. 20 ел җирле ветераннар оешмасын җитәкли. Авылда яшәүче өлкәннәрнең нинди генә борчу-мәшәкатьләре килеп чыкмасын, аларны хәл итү юлларын эзли, һәм күпчелегенекен таба да. Әлеге вазыйфасы өстенә аңа авылның имам-хатыйбы булу да өстәлә. Авылдашларын иманга тарту өстендә күп эшләр алып бара. 40 елга якын  имам-хатыйп булып тора.

– Хәзер мәчеткә йөрергә мөмкинлегем юк инде. Сәламәтлек ягы чамалы бит. Чирләп тә алыштырам. Җиңү бәйрәмен күреп булырмы икән дип уйланып ятам. Бик тә күрәсе килә әле. Украинда махсус хәрби операция бару да борчылдыра. Ул тизрәк тәмамлансын иде инде. Махсус хәрби операциянең
шаукымы безгә сизелми сизелүен, пенсиясен биреп торалар, аннан тыш та ярдәм итәләр. Бөтен кешегә сәламәтлек, имин тормышлар найып булсын, – ди ул.

Тәфкил абый тормыш иптәше Разия белән 63 ел бергә гомер итеп, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Разия апаның бакыйлыкка күчкәненә 14 ел инде. Тәфкил абый аны үзенең догаларыннан калдырмый.

– Әле райондагы Җиңү бәйрәменә төшәргә насып итсен Аллаһы Тәгалә, –  дип безне капка төбенә чыгып, озатып калды ул.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев