8 май 2025 яңалыклары
-
Татарстанда 2024 елда имин булмаган гаиләләрдән 300дән артык бала ярдәм алды
2025 елдан Россия Федерациясендә «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, аның нигезе – гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаилә институтын үстерү һәм балаларны тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру.
-
Иске Богады авылында Бөек Җиңү бәйрәмендә махсус хәрби операция батырларына багышлап Хәтер тактасы ачылды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Иске Богады, Яңа Җияш һәм Иске Солтангол авылларында истәлекле митинглар узды.
-
Пучыдагы тыл ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Бүген Пучы авылында 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән тыл ветераны Фатыйма Әшрәфетдинованы котладылар.
-
Безгә тынычлык кирәк!
Иске Байсар авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Безгә тынычлык кирәк» дигән әдәби - музыкаль митинг узды.
-
Чишмәбашта яңа һәйкәл ачылды
Иске Байсар җирлегенә караган Чишмәбаш авылында яңа һәйкәл ачылды.
-
Көндәлек тормышта укыла торган берничә дога тәкъдим итәбез
Көндәлек тормышта укыла торган берничә дога тәкъдим итәбез.
-
Бер районда табиб мошенникларга 700 мең сум акча күчергән
Билгесез хатын-кыз бөгелмәлегә мессенджер аша шалтыраткан һәм аның өчен кемдер чәчәк бәйләме заказ иткән, дип хәбәр иткән. Чәчәкне алу өчен смс-кодны хәбәр итәргә кирәк була. Доктор кодны хәбәр итә, шуннан соң элемтә өзелә.
-
Кемнәр ай саен өстәмә 11 мең сум алачак?
Түләүне 2025 елның февралендә 9,5 процентка арттырдылар һәм ел саен инфляция дәрәҗәсенә индексацияләячәкләр.
-
Әҗмәттә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына яңа һәйкәл ачылды
Бөек Җиңүнең 80 еллыгын Актаныш районының берничә авылы яңа һәйкәлләр белән каршылый. Әҗмәт авылында да бүген, 8 май көнне яңа һәйкәл ачылды.
-
Түмерҗәдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына беренче һәйкәл ачылды
Бүген Такталачык авыл җирлегенең ике авылында Бөек Ватан сугышы батырларына багышланган ике һәйкәл-обелиск ачылды. Берсе аның Түмерҗә, икенчесе Әҗмәт авылында. Һәйкәл ачу кече авылларыбыз өчен олы вакыйга. таш һәйкәлләр җансыз түгел. Алар - тыныч күк йөзе бүләк иткән ата-бабаларыбыз рухын саклау, аларга бүгенге мул тормышыбыз өчен рәхмәт әйтү һәм батырлардан үрнәк алып яшь буынны тәрбияләү урыны ул.
-
Бүген Такталачык халкы Бөек Җиңү алып килгән 400 батырын искә алды
Бүген Актаныш районы авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чаралар уза. Такталачык авыл җирлегендә дә Бөек Ватан сугышында Ватан өчен көрәшкән батырларны искә алып, Хәтер митингы узды.
-
Актанышта 14 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә
Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык ике тапкыр арттырыла. Штраф күләме гражданнарга – 10-20 мең, вазифаи затларга – 30-60 мең, эшмәкәрләргә – 60-80 мең, юридик затларга 400- 800 мең сум тәшкил итә.
-
Яу кырында ятып калганнарны «Халык хәтере» сайтыннан эзләгез!
Һәркемнең Бөек Ватан сугышында катнашкан – яу кырында башын салган, хәбәрсез югалган, җиңү яулап кайткан туганнары бар. Еллар узган, буыннар алмашынган саен, аларның сугышчан юлы турында белүчеләр сафы сирәгәя. Шулай да бүген кайбер мәгълүматларны махсус интернет-ресурслардан эзләп табу мөмкинлеге бар.
-
На территории Татарстана объявили угрозу атаки БПЛА
Экстренное сообщение: На территории Татарстана объявили угрозу атаки БПЛА!