Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Такталачык мәктәбендә хәтер тактасы куелды

Такталачык мәктәбендә Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Азат Тимиров һәм Тимур Әюпов истәлегенә хәтер тактасы ачылды.

Әлеге истәлекле чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, Әфганстан һәм Чечня сугышы ветераннары, районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, Азат белән Тимурның якыннары, мәктәп укучылары катнашты.

 

Соңгы сулышкача,

ил сагында

 

Тимур Әюпов, 1998 елның 31 гыйнварында Такталачык авылында туа. Такталачык  мәктәбен тәмамлагач, Башкортстан республикасы Нефтекама шәһәрендә һөнәри белем ала. 2016-2017 елларда армия сафларында, һава десанты
гаскәрләрендә хезмәт итә. 2023 елның 6 гыйнварында үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. 3 апрельдә Донецк өлкәсе Артемовск өчен барган
бәрелешләрдә батырларча һәлак була.

Тимур Айнур улы Батырлык өчен медале белән бүләкләнә.

Азат Тимиров 1986 елның 21 ноябрендә Такталачык авылында туа. 1998-2007 елларда Такталачык урта мәктәбендә белем ала. 2007-2008 елларда армия сафларында, ил алдындагы бурычын үти. 2022 елның  27 октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә китә.

2023 елның 30 декабрендә батырларча һәлак була. Азат Илдус улы Батырлык ордены белән бүләкләнә.

 

Исемнәре

мәңгеләштерелде

 

Якташларыбыз гомерләренең соңгы көненә, соңгы
секундларына кадәр хәрби бурычларына тугры калалар. Ватаныбыз һәм Россиянең киләчәк мәнфәгатьләрен яклыйлар.

– Без һәрвакытта да яхшыга өметләнергә тиеш. Украинада барган махсус хәрби операция Россия гаскәрләренең җиңүе белән тәмамланачак. Шушы җиңүне китергән батырлар хөрмәтенә каты ташлардан зур-зур һәйкәлләр куела. Һәм аларга әлеге батырларның исемнәре уеп язылыр. Әмма без, яу кырында башларын салган батырларыбызның исемнәрен бүгеннән үк мәңгеләштерә башларга тиешбез, – диде Такталачык мәктәбе директоры Алмаз Хаҗиев.  

Һәм батыр егетләр истәлегенә куелган хәтер тактасын ачу өчен Тимурның әти-әнисе Айнур белән Раушанияны, энесе Әмирне, Азатның әнисе Айсылуны, Дилбәр Әнвәрованы чакырды. Хәтер тактасын каплап торган пәрдә алынгач, рәсемнән Тимур белән Азатның мөлаем йөзләре күренде. Биредә хезмәт куючы укытучыларның, әти-әниләренең хәтерләре кабат яңарды. Мәктәп диварларында егетләрнең шат тавышлары яңгыраган кебек булды.

– Әлеге абыйларыгыз яныннан көн саен тыныч кына үтеп китәрбез, аларга хөрмәт күрсәтербез. Алар безне һәрвакыт батыр булырга чакырачаклар, чөнки батыр булмаган кеше бу яуга китми. Аларның берсен дә мәҗбүри җибәрмәделәр. Куркып калмыйча, чакыруны да көтмичә, үзләре теләп киттеләр. Һәм, батыр үлемнән курыкмый, дигән әйтем дә аларга туры килә. Әлеге батырларның исемнәрен бер вакытта да онытырга тиеш түгелбез, – диде Алмаз Хаҗиев укучыларга мөрәҗәгать итеп.

– Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, диләр. Безнең бу геройларны онытырга хакыбыз юк. Кадерле балалар, сез хәзер көн саен Азат белән Тимурның фотолары яныннан узачаксыз. Бүген бирегә тере чәчәкләр салдык. Минем кызларга тәкъдимем бар. Анда ел дәвамында чәчәк ата торган яран гөлләре дә үстерсәгез иде. Гөлләргә су сипкән саен, бу абыйларыгызны искә алачаксыз.

Хөрмәтле әти-әниләр! Сезнең кайгыгыз үлчәүгә салып, санап бетергесез. Кайгыгызны уртаклашабыз. Шундый батыр уллар үстергәнегез өчен рәхмәтебезне әйтәбез. Киләчәктә дөньялар тынычланып, махсус хәрби операциядә булган егетләрнең исән-имин кайтуларын телибез. Батырларыбыз беркайчан да онытылмас, – диде Дилбәр Әнвәрова.

 

Югалтулар күп булды

 

Такталачык авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров:

– Җирлегебездә бик зур югалтулар булды. Әлеге ике егетебезнең һәлак булуы барыбызны да тетрәндерде. Безнең җирлектән махсус хәрби операциядә сигез яугиребез катнаша. Мәктәптә укыганда, берсе дә  мин махсус хәрби операциядә катнашырмын, ниндидер геройлык кылырмын дип уйламагандыр. Хөрмәтле балалар! Бүгенге көндә якты, матур, тыныч тормышта яшәвебез, мәктәптә укуыбыз белән без шушы егетләргә бурычлы. Сез укытучыларыгызны, әти-
әниләрегезне тыңлап, зур тормыш юлына әзерләнсәгез иде.

Яу кырында һәлак булган егетләрнең әти-әниләренә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Бу истәлек такталары җирлектә соңгылары булсын иде. Украинада булган егетләр исән-сау кайтсыннар иде. Дөньяны ничек кенә тарткаларга, бүлгәләргә тырышсалар да, авыл, район халкы бергә булганда гына, тормышлар алга бара.

Такталачык авылы имам-хатыйбы Мөдәрис абый егетләр рухына багышлап дога кылды.

– Кадерле балалар, безнең бабаларыбыз 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышыннан илебезгә Җиңү алып кайтканнар. Шуннан бирле без тыныч тормышта яшәдек дисәк тә була. Өйләребезгә газ, су кергән, өстәлләр тулы ризык. Безнең илебез зур һәм бай. Табигый байлыклары күп. Башкалар шуңа кызыгалар. Тарих кабатланып, сугышлар булып тора. Ләкин Россия халкы бу сугышларда гел җиңү белән чыкты. Биредә Әфганстан, Кавказ, Чечня якларында хезмәт иткән егетләр дә утыра. Аларга һәм хәзерге көндә махсус хәрби операциядәге егетләргә рәхмәтле булыйк. Батырларча һәлак булган егетләрнең әти-
әниләре, туганнары каршында баш иябез. Без алар белән горурланабыз, – диде Ленар Әхмәтҗанов.

Һәм кайнар нокталарда һәлак булган егетләрне искә алып, бер минутлык тынлык игълан итте.

Районның әфганчылар оешмасы җитәкчесе Илсур Гатин да Азат белән Тимурның әти-
әниләренең авыр кайгыларын уртаклашты. Батыр уллар үстергәннәре өчен рәхмәт әйтте. Укучыларның бу абыйлары белән горурланып үсүләрен теләде. Мондый истәлек такталары яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә бер алым, диде.

Чара мәктәп укучылары һәм укытучылары тарафыннан башкарылган патриотик җырлар һәм биюләр белән үреп алып барылды. Әфганчы-ветеран Фаис Ваһаповның, Кавказ сугышы ветераны, автор-башкаручы Айнур Касыймовның җырлары тагын  бер патриотик төсмер өстәде.

 

Сезне кем саклар?

 

– Безнең улыбыз Тимур махсус хәрби операциягә үз теләге белән алынды. Ул элек тә бер дә куркып тормады. Һәрвакыт лидер булды, алдан йөрергә яратты. Киткәндә: “Мин бармасам, кем бара. Сезне – әти-әнине, энемне кем саклар?” – диде. Шуңа без теләгенә каршы килә алмадык. Баргач, хәбәргә
чыкты. Аннан соң да, сөйләшеп тордык. Апрель башында һәлак булуы турында хәбәр килде. Улыбызны җирләгәч, аның командиры безнең белән элемтәгә чыкты. Мин аны үзебезнең якка кунакка чакырдым. Җәй көне безгә кайтып, булдыра алганча, улыбыз турында бәйнә-бәйнә сөйләп китте. Тимур анда да беренче рәтләрдә йөрде, куркып тормады, иптәшләренә үрнәк булды. Ул чын герой, – диде, – ди Айнур Әюпов.

– Икенче улыгыз Әмир дә үсеп килә. Ул да абыйсы белән горурланамы?

– Әйе, горурлана. Бер дә бирешергә тырышмый. Башта да спорт белән шөгыльләнә иде. Хәзер тагын да ныграк шөгыльләнә башлады. Армия сафларына барырга да каршы түгел. Мин аларның икесенә дә егет кеше армиядә хезмәт итәргә тиеш дип әйтә килдем. Әмир быел 9 нчы сыйныфны тәмамлый.

– Мәктәпкә мондый хәтер тактасы кую балаларга патриотик тәрбиянең бер төре дә дип уйлыйсызмы?

– Әлбәттә инде. Без үскәндә Әфганстан сугышы, укыганда Чечняда сугыш булды. Хәзер менә Украинада. Балалар яшьтән үк ил өчен гомерләрен биргән егетләр турында белеп үсәргә тиеш, дип исәплим. Тимурыбызның да, Азатның да урыннары оҗмахта булсын, алар һәрчак безнең йөрәк түрендә.

– Азатыбыз кечкенәдән үк техника яратты. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, нефтьчеләр көллиятендә укыды. Аннан армия сафларына алынды. Япониядә, Курил утрауларында ике ел хезмәт итте. Кайткач, Такталачык җирлегендә яшәде, эшләде. Нишлисең, гомере кыска булды.  Бу ике бала, ил өчен гомерләрен бирделәр. Башка мондый такталар саны артмасын. Әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәтебезне әйтәбез, –  диде Азатның ике туган апасы.  

 

Фикус гөле – Тимур төсе

 

– Азат Тимировны алтынчы сыйныфтан алып, 9 нчы сыйныфка кадәр татар теле һәм әдәбияты фәненнән  укыттым. Азат минем хәтеремдә  тыйнак, акыллы, тәртипле, сүз тыңлаучан егет булып саклана.

Тимурны исә беренче сыйныфтан башлап, “Йолдызлык”ка әзерләдем, нәфис сүз буенча. Аның  беренче шигырен дә хәтерлим.   

Күктә – йолдыз, җирдә – мин,

Әйт әле, монда мен, – дип, үзем аңа  шигырь язып биргән идем.

Ул унберенче сыйныфка кадәр нәфис сүз остасы булып йөрде. Сәхнәдә йолдыз булып балкыды. Гомере дә йолдыздай кыска булды. Аның хакындагы фикерләрем шундый җылы. Чыгарылыш кичәсендә ул миңа фикус гөле бүләк итте. “Апа, бу гөл биек булып үсәчәк. Аңа карагач, гел мине искә алырсыз”, – диде. Ул гөлем озын булып үсте, гел Тимурны хәтерләтә, – диде Альбина Шәемова.

– Аларны башка укучыларга да үрнәк итеп куясызмы?

–  Әлбәттә. Без әдәбият дәресләрендә “Тыныч тормышта батырлык эшләп буламы?” дигән темага  иншалар яза идек. Ул вакытта сугышны күз алдына да китерми идек. Шушы парта арасында безне тыңлап утырган балалар батыр булырлар дип, күз алдына да килми иде. Бу махсус хәрби операция аларга да эләкте, шунысы аяныч.  

– Мин Тимурның беренче укытучысы. 1998 елдан башлап, миндә дүрт ел белем алды. Ул бик яхшы билгеләргә генә укыды. Бик матур итеп нәфис сүз сөйли иде. Шук, шаян иде. Һәрвакыт иптәшләре арасында белемле, тәрбияле булуын күрсәтте. Үткәрелгән чараларда актив катнашты. Мәктәпне тәмамлагач та, безнең янга килеп, хәлләребезне сорап торды. Без әлеге балаларны бер вакытта да онытмабыз. Күңелләребездә сакланыр, – диде Алсу Исламова.  

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев