1 март 2024 яңалыклары
-
Әлдермештән Әлмәндәр безнең арада- Легендар спектакльне Богады халык театры кабат сәхнәгә кайтарды
Районыбызда театр айлыгы дәвам итә. Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае сәхнәсендә Богады халык театры Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясен күрсәтте.
-
Актанышның икенче мәктәп командасы «Тату сыйныф серләре»нең Казандагы ярымфинал бәйгесенә барачак
Бүген районыбызда зур чара- »«Тату сыйныф серләре-2024» конкурсының зона бәйгесе узуы турында хәбәр иткән идек. Актаныш данын яклап чыгыш ясаган икенче санлы мәктәпнең 6 б сыйныфы укучылары һәм ата-аналары зона бәйгесендә җиңү яулады. Райондашларыбыз Казанда булачак ярымфинал ярышына чакыру алды.
-
Татарстанда «Аеклык ноктасы» проекты нәтиҗәләре буенча гаиләләрнең 75% алкоголь кулланудан баш тарткан
2015 елдан республикада «Аеклык ноктасы» социаль проекты эшләп килә. Проектының узган ел нәтиҗәләре һәм агымдагы 2024 елга максатлары хакында матбугат конференциясендә билгеле булды.
-
Вступай в Армию Победы!
Вступай в Армию Победы! Быть военным сегодня престижно. Тебя научат, помогут и поддержат.
-
Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнендә «Каенкай» бакчасы 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесен кунакка дәште
1 мартта Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә.
-
«Тату сыйныф серләре-2024» конкурсының республикакүләм җиңүчеләрен Кара диңгез буена ял юлламасы көтә
Бүген Актанышта республикакүләм «Тату сыйныф серләре-2024» конкурсының зоналардагы этаплары йомгакланды. Унынчы бәйге безнең Актаныш районында узды. Актаныш, Мөслим, Сарман, Тукай, Минзәлә районнарыннан килгән ата-аналар комитетлары командалары өч этапта үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып бәйгедә талантларын күрсәтте.
-
АО «Транснефть — Прикамье» провело экскурсию для школьников на производственный объект в Татарстане
АО «Транснефть — Прикамье» организовало для учащихся лицея № 4 г. Азнакаево профориентационную экскурсию на нефтеперекачивающую станцию (НПС) «Азнакаево» Альметьевского районного нефтепроводного управления в Республике Татарстан. Специалисты рассказали экскурсантам об организации процесса транспортировки нефти. Лицеисты получили представление об основных профессиях трубопроводного транспорта, наблюдали производственные объекты в работе и смогли задать интересующие вопросы работникам станции.
-
Иң тату сыйныф кайсы районда: Бездә Актаныш, Минзәлә, Сарман, Тукай, Мөслим ата-аналар комитетлары республика бәйгесендә көч сынаша
Бүген Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабы уза. Республикабызның Актаныш, Минзәлә, Сарман, Тукай, Мөслим ата-аналар комитетлары иң көчле команда исеме өчен көч сынаша.
-
Бүген районыбыз укучылары арасында иң көчлеләрне ачыклыйбыз
Спорт- сәламәтлек нигезе. Илебезнең киләчәге булган балаларыбызны сәламәт яшәү рәвешенә тарту, физик әзерлекләрен бәяләү һәм төрле спорт юнәлешләре буенча иң көчлеләрне ачыклау максатыннан бүген мәктәп укучылары арасында спарткаиада уза.
-
Актанышлылар күпфункцияле үзәк белгечләре эшчәнлегеннән канәгать
Коррупциягә каршы көрәш коралы буларак күпфункцияле үзәк базасында дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр системасы елдан-ел камилләшә. Бу хакта без Актаныш районындагы Татарстан Республикасының КФҮ филиалы җитәкчесе Рәйлә Фәрхетдинова белән әңгәмә кордык.
-
Язның беренче көне белән!
“Халык әйтсә - хак әйтә” дигән мәкальне барыбыз да белә. Татарларда ел фасылларына, алар белән бәйле күренешләргә нык игътибар иткәннәр. Шуның буенча хуҗалык эшләрен алып барганнар. Менә әле язның беренче аена кердек. Гомер-гомергә халык, табигать холкын күзәтеп барган, һәр күренештән эчке мәгънә эзләгән. Шул рәвешле, күпсанлы сынамышлар барлыкка килгән бит. Без дә сынап карыйк әле. Туры килерме?
-
Район башлыгы Ленар Зарипов Рәисебезне туган көне белән котлады
Бүген, 1 март көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның туган көне. Әлеге уңайдан Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов Рәисебезне туган көне белән котлады.