Тарихта без эзлебез
Гаилә бәйгесенең район этабы 21 февраль көнне “Яшьлек” яшьләр үзәгендә узды. Әлеге фестиваль “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” дип атала.
– Бик матур бәйге. Ул традициягә әверелсен иде, чөнки тирән мәгънәгә ия. Райондашлар үзләренең гаиләләре белән берләшеп, зур эш башкаралар. Бәйге республикада алтынчы тапкыр уза. Соңгы ике елда районда муниципаль бәйге оештырылды. Бер гаиләне сайлап, зона ярышына бергәләп әзерләнә идек. Быел жюри Казаннан килде. Алар үзләре җиңүчене билгели, – диде район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимҗанова.
Фестивальдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова да катнашты һәм чыгыш ясаган гаиләләргә рәхмәт сүзе белдерде. Иң ахырдан җиңүчеләрне бүләкләде.
Барысы да –
затлы нәселдән
Бәйгегә Чуракайдан – Сәлаховлар династиясе, Яңа Әлемнән – Нургалиевләр, Әҗәкүл авылыннан Могътазировлар нәселен дәвам итүчеләр чакырылган.
– Районнан шундый тәкъдим керде дә, без кушылырга уйладык. Бигрәк тә, гаилә елы булгач, читтә каласы килмәде. Һәр кеше үзенең нәсел шәҗәрәсен белергә тиеш. Тарих белән кызыксыну электән үк бар иде. Кызым Таңсылу үткән елларда да катнашты, Балтачка барып, республика шәҗәрә бәйгесендә 2 нче урын алып кайтты. Әзер шәҗәрәбез бар. “Ядкәрь”
генеалогик порталына заказ биреп ясаттык без аны. 9 нәселгә чаклы төштек: Рамил-
Җәмигънур-Нургали-Касыйм-Миңнешәкүр-Дәүләтгәрәй-Габделвәли-Ибраһим-
Кадергол.
Конкурс ике өлештән тора. Беренчесе – татар халык ашы, гаиләдә яратып пешерелә торган камыр ризыгы. Без чәкчәкне сайлап алдык, чөнки Шәрифә әбиебез оста чәкчәкче иде. Элек авылларда 3-4 кешедән торган чәкчәк пешерүчеләр төркеме бар иде. Элек кибеткә барып, пешкән ризык сатып алу гадәте юк иде бит. Барысын да үзләре пешерделәр. Чәкчәкне
шакмаклап өеп, төсле витаминнар, каклар белән бизиләр. Минем әби шушы төркемнең иң өлкәне, әйдәп баручысы булды. Ак әби, диндар әби. Килен каенана туфрагыннан ярала, диләр. Минем хатыным да чәкчәкне бик оста пешерә. Шушы эшнең барышын видеога төшереп, видеоязма әзерләдек.
Икенчесе – гаилә белән таныштыру. Ул концерт номеры белән бергә барырга тиеш. Барлык катнашучыларга да уңышлар телим. Монда җиңелүчеләр юк, бәйгедә катнашу дәрәҗәсенә җитү – үзе зур җиңү, – диде гаилә башлыгы, Иске Байсар мәктәбе директоры Рамил Сәлахов.
– Конкурста катнашырга тәкъдим иткәч, озак уйландым, бу бит зур хезмәт сорый торган, мәгънәле дә, җаваплы да чара. Бик нык тырышырга туры килде. Авылдашларым ярдәмгә килде. Туганнарым, балаларым бергә җыелдык, Әлмәттән оныкларым кайтты. Алар белән бергәләп бәйрәмгә әзерләндек. 7 минутлык чыгыш ясарга дигән шарт куелган иде, аның артында күпме хезмәт! Искиткеч. Кабул булсын, бабайларыбыз, әбиләребез, әти-әниләребез сөенеп ятсыннар.
Безнең нәсел элек-электән үк гарәп телен белгән, балаларына гарәпчә шигырьләр, әкиятләр сөйләгәннәр, хәрефләр өйрәткәннәр. Иманлы булырга тәрбия биргәннәр.
Көрәшчеләр нәселе без, Нургали бабай – сабантуй батыры. Элек-электән бил бирмәгән. Нургалиевләр – оста көрәшчеләр. Балаларыбыз, оныкларыбыз, ике туган абыйларыбыз – дөнья, Россия, Татарстан чемпионнары. Әлмәттә оныгыбыз да шушы юлны дәвам итә, – диде Лениза Нургалиева.
Лениза Нургалиева – Яңа Әлем мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы, педагогик стажы – 40 ел.
– Без Могътазировлар
династиясен фестивальдә күрсәтергә дип җыелдык. Күргәзмәгә үзебез яратып әзерли торган ризыклар алып килдек. Балыкка басым ясадык. Кыздырылганы, мичтә, шулпада пешкәне, котлеты. Элек-электән үк минем бабай, аның әтисе балык тоту белән шөгыльләнгән. Минем әти Әҗәкүл авылында балык әртилен җитәкләде. Абыем 1992 елда Әҗәкүлдә “Дулкын” кече предприятиесе ачты. Без, 4 бертуган – Илгизәр, Илһам, Илнур, Илшат, шушы оешмада эшләдек. Авылны, районны балык белән тәэмин иттек.
Бәйгегә электән сакланып, буыннан-буынга күчә барган Коръән китабын да алып килдек.
Үзебезнең музейны төзисе килә. Туганнарым турында
мәгълүмат җыю, туплау турында күптәннән кызыксына идем. Могътазировлар – районда иң көчле династияләрнең берсе. Әлеге хыялымны тормышка ашыру өчен бүгенге бәйге зур этәргеч булгандыр. Киләчәктә дә үткәрелсен. Чынлап та, үзебезнең тарихны белү зарур. Киләчәк буынга шушы ядкәрне тапшыру – безнең бурычыбыз, – диде Әҗәкүлдән мәдәният хезмәткәре Илнур Могътазиров.
Буыннар чылбыры тоташ
Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның теләктәшлеге белән, гаилә тарихында гасырлар кайтавазы, “Тарихта без эзлебез” шәҗәрә бәйгесе фестиваль дәрәҗәсенә күтәрелде. 21 февраль көнне ул республиканың 8 районында муниципаль этапта уздырылып, 26 гаилә династияләре арасыннан 8 җиңүче ачыкланган. Халыкара туган тел көнендә үтүе белән истәлекле.
– Шәҗәрә фестивале тормышыбызда әһәмиятле роль уйный. Ул гореф-гадәтләрне, рухи мирасны саклауга, милли традицияләрне үстерүгә юнәлтелгән. Катнашучы гаиләләргә уңышлар телибез, киләчәктә дә шушы эшчәнлекләрен дәвам итсеннәр. Без, жюри әгъзалары, бик күп төрле критерийлар буенча бәялибез. Шәҗәрә фото һәм документаль яктан яхшы, дөрес булырга тиеш. Сәнгать ягыннан да карыйбыз. Гаиләнең үзенчәлеклеге күрсәтелгән күргәзмә белән танышабыз, – диде жюри рәисе, Казан мәдәният институтының музыка кафедрасы укытучысы Эльвира Шәрәфетдинова.
Актанышта катнашкан 3 гаилә дә ныклы әзерлек белән килгән. Иң төп атрибут – нәсел шәҗәрәсе. Аны туплап, агач рәвешендә ясап, матурлап күргәзмәгә куйганнар. Шушы эзләнүләр артында никадәр күп көч түгелгәнен үзләре генә беләдер. Өстәлләрдә – милли ризык, ипи, чәкчәк, кош теле, өчпочмак, тәбикмәк, кыстыбый һ.б. Самавыр янында бал-май. Әби-бабайлардан калган элекке көнкүреш әйберләре дә урын алган. Чигүле кулъяулык-сөлгеләр. Күргәзмәләр бер-берсен кабатламый, аларның һәрберсенә күңел җылысы салынган.
Татар моңы,
ислам дине рухында
Бәйгене Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Алмаз Хафизов, Казан мәдәният институтының музыка кафедрасы өлкән укытучысы Эльвира Шәрәфетдинова, мәдәният институты студентлары.Эльвира Шәрипова, Гүзәлия Зиннәтова бәяләде. Башта күргәзмә белән таныштылар, аннары чыгышларны карадылар.
Бер-берсен кабатламый торган сценарий буенча таныштыруда без төрле буын вәкилләрен күрдек. Алар – һәрберсе шәхес, төрле яклап сәләтле. Берәү – шигырьгә, икенчесе җырга хирыс, өченчесе спортта өстенлек итә. Иң мөһиме – милли гореф-гадәтләрне онытмыйлар. Динебезне хөрмәт итәләр, гаиләләрнең барысында да дингә тартылу күренә.
Фестивальдә искиткеч матур азан тавышын да тыңладык. Туган тел, татар моңы, ислам дине буыннан-буынга тапшырыла. Бәйге үткән белән киләчәкне тоташтыра. Туганлык җепләрен ныгыта. Гаилә үзенең традицияләрен торгыза, күренекле шәхесләре белән горурлана, нәселен халыкка таныта.
Нургалиевләр көрәштә ирешкән уңышларын кубок-медальләр, дипломнар белән баеткан. Ильяс-Мәҗит-Бәдрәхафиз-Муллагали-Нургали-Әбүдәр-Ришат. Шуннан соң көрәшче-остаз Ришат Нургалиевнең уллары Руслан, Рөстәм, Раббани, оныклары Рамзан, Габдрахман, Габдулла тармакны дәвам иткән. 9 буынны күрсәткән шәҗәрә агачы тәкъдим иттеләр.
Нәтиҗәдә, Нургалиевләр – I, Сәлаховлар – II, Могътазировлар III урын яулады.
Филиза ГОМӘРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев