Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

"ТАТМЕДИА" САБАН ТУЕННАН БҮЛӘКЛӘР БЕЛӘН!

Бүген "ТАТМЕДИА"ның туган көне- 15 еллык юбилеен каршы алды.

  Беренче бәйрәм Сабан туе рәвешендә узды. Анда республикабыз шәһәр һәм районнарындагы "ТАТМЕДИА"ның барлык филиаллары хезмәткәрләре катнашты.

"Актаныш-информ" коллективы 9 кешелек команда белән журналистлар Сабан туеның үзәгендә кайнады. Волейбол уенында көчебезне сынадык: "Казанские ведомости" газетасы командасын оттык. Тик финалга ук барып җитә алмадык- Азнакайның "Маягы"на кечкенә генә аерма белән җиңүне бирдек. Безгә әлеге уенның серләрен ачкан район спорт мәктәбенең волейбол буенча остазы Ленар Ибнеевка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Кызлар һәм егетләребез Сабан туенда көянтә белән су ташу, ласты киеп йөгерү, кашык белән су ташу һәм башка уеннарда катнашып бүләкләргә лаек булды. Хәзер яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге һәм хезмәткә дәрт-дәрман алып кайтыр юлга чыктык. Әле сезгә сөйлисе,  җиткерәсе сөенечле хәбәрләребез бихисап. Аларны "Актаныш-информ" ресурслары аша тиздән белә алырсыз. 

Барлык журналистларны зурлап хөрмәтләгәннәре, якты бәйрәм оештырганнары өчен "ТАТМЕДИА" җитәкчелегенә,  аерым алганда Айдар Сәлимгәрәевка, генераль директорыбыз Шамил Садыйковка,  Саба районына күңел түребездәге иң ихлас рәхмәтебезне әйтәбез.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев