Төп бурыч – иминлекне кайгырту
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлегендә 2024 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясау, быелга бурыч һәм максатлар билгеләүгә багышланган хисап җыелышы узды.
Узган елда эшләгән эшләр буенча бүлек җитәкчесе, полиция подполковнигы Марат Минһаҗев таныштырды. 2024 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге Татарстан Республикасының 3 нче категориясенә караган 19 район арасында 14 нче урынны били. 2023 елда 12 нче урында булганнар.
Ел дәвамында бүлеккә 3976 хәбәр кергән. 2023 елга караганда, 139 хәбәргә күбрәк. Барысы 237 җинаять эше теркәлгән, шуларның 118е
ачыкланган, 126сы туктатылган.
Җинаятьләрне ачу 2023 елга караганда кимегән. 2024 елда теркәлгән җинаятьләрнең 48,4 проценты ачыкланган булса, 2023 елда ул 54,1 процентны тәшкил иткән.
Туктатылган 126 җинаятьнең 103е IT-технологияләр ярдәмендә кылынган. Кәрәзле телефоннар һәм интернет челтәрләре аша кылынган 34,
банктагы исән-хисап счетларыннан акча урлау буенча 9 җинаять теркәлгән. 55 җинаять чит компьютерларга үтеп керү юлы белән кылынган.
Марат Минһаҗев әлеге җинаятьләрне ачу буенча
ныклабрак шөгыльләнергә кирәклегенә басым ясады.
Бүлек җитәкчесе законсыз наркотик әйләнешенә каршы эшчәнлек буенча нәтиҗәләр булмавын да искәртте.
2024 елда законсыз корал әйләнеше буенча 5 җинаять теркәлгән. Законсыз әйләнештән 1 утлы корал, 30 патрон, 174 грамм шартлаткыч матдә алынган.
Ялган спиртлы эчемлекләр сатучыларны ачыклау буенча да эш нәтиҗәләре канәгатьләнерлек түгел. Бары тик декабрь аенда гына 3 закон бозу очрагы ачыкланган.
Хисап елында район территориясендә икътисадый юнәлештәге 12 җинаять
ачыкланган.
2024 елда тикшерү төркеме тарафыннан судка 25 җинаять эше юлланган. Дознание төркемендәге производствода 104 җинаять эше булып, шуның 41е судка җибәрелгән.
2024 ел нәтиҗәләре буенча 38 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 48 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Унике кешенең гомере өзелгән. Эчкән хәлдә руль артына утырган шоферлар гаебе белән ике, җәяүлеләр гаебе белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Исерек хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә иткән 6 җинаять ачыкланган. 87 кеше исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган.
Марат Минһаҗев кадрлар мәсьәләсенә дә тукталды. Бүгенге көндә бүлектә 68 хезмәткәр исәптә тора. 12 вазыйфа буенча хезмәткәрләр җитми. Кадрлар кытлыгы эшнең нәтиҗәсенә дә тәэсир итми калмый.
Ул райондагы иминлекне кайгырту буенча алда торган бурычлар белән дә таныштырып үтте. Булган кимчелекләрне бетерү өстендә ныклап эшләргә кирәклегенә басым ясады.
Район башлыгы урынбасары Илшат Габделхәев әлеге җыелышның әһәмиятен, хезмәтләренең авыр һәм җаваплы булуын ассызыклады. Киләчәктә дә иминлекне кайгыртуда уңышлар теләде.
Сөйләшүдә хокук саклау органнары җитәкчеләре дә катнашты. Алар да үз фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Ветераннар
хөрмәтләнде
Җыелышта ветераннарга аерым хөрмәт күрсәтелде. Район эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция майоры Васил Вахитов аларга үз вакытларында куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.
Үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үткән отставкадагы подполковник Марс Мансуров һәм 60 яшен билгеләп үткән, отставкадагы милиция майоры Рәшит Фәрхетдиновларны юбилейлары белән тәбрик итеп, изге теләкләрен җиткерделәр.
Ветераннар үзләренә күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт белдерделәр. Хәзер хезмәт куючы коллегаларына уңышлар теләделәр.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев