Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Төзек техника – иминлек нигезе

“Нигез” хуҗалыгында 13 март көнне язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы барлау, аларның көйләнешен тикшерү максатыннан күрсәтмә техника каравы узды.

Әлеге мөһим чарада район башлыгы Ленар Зарипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев, район дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Илдус Хәкимов,  хуҗалык җитәкчеләре, инженерлары, механизаторлар  катнашты.

Техника каравына булган таләпләр Нигезхуҗалыгының машина-техника паркында әзерлек сызыгына куелган техникалар мисалында аңлатылды.

Чөнки авыл хуҗалыгы машиналарын, тагылма коралларны эш сызыгына әзер булырлык итеп көйләү, хәвеф-хәтәрләрсез кыр эшләрен башкарып чыгу һәр белгечнең, механизаторның бурычы. Моңа әзерлек исә, көзге кыр эшләре тәмамлану белән башлана. Саклауга куеласы техникага дефектовка үткәрелеп, кирәкле запас частьлар барлана. Кыш дәвамында механизаторлар үзләрен эш белән тәэмин итүче техниканы ремонтлау белән мәшгуль булалар. Язгы кыр эшләре башлангач, ватылып, вакытны әрәм итү берәүгә дә файдага түгел. Ә техник карау еллык бөтен яшәешнең фундаменты булып тора. Бу хакта Илдус Хәкимов та ассызыклады.

– Күрсәтмә техника каравы быелга куелган таләпләр, узган елгы кимчелекләрне төзәтү өчен оештырыла. Техниканы техника каравына гына әзерләү  түгел, ә ел дәвамында фаҗигаләр чыкмаслык итеп әзерләү төп бурыч булып тора.

Төп максат, тагылма коралларның, габариттан тыш техникаларны юлда хәвефсезлек таләпләренә китереп бетерү: арбаларга махсус яктырткычлар көйләү, тормоз, руль  системасының төзеклеген тәэмин итү булып тора, – диде.

Ул тиешле кәгазьләрнең тәртиптә булу зарурлыгын һәм эшкә кузгалыр алдыннан һәр механизатор медицина күзәтүе узарга тиешлеген дә ассызыклады. Механизаторларга бирелүче махсус эш киемнәренең дә сыйфатлы һәм аларда яктылык кайтаргыч элементларның булуы зарур, дип белдерде.

“Нигез” хуҗалыгының 23 тракторы, ун арбасы техника каравына баскан иде. Аларның барысы да техника каравы үтте. Ел дәвамында фаҗига чыкмаслык итеп әзерләнгән, диелде.

– АПК системасында 748 техника һәм тагылма техника каравы үтәргә тиеш. Бу көнгә машиналарны да әзерләүне таләп итеп куябыз. Соңгы елларда механизаторлар берничә техника иярли башлады. Шуның белән бергә, аларга җавапчылык та икеләтә өстәлә, – ди Илдус Хәкимов.

 

Өйдә көткәнне

онытмагыз

 

Районның ДАИ җитәкчесе Ренат Шәмсиев юл йөрү кагыйдәләрен һәм юлларны сакларга кирәклегенә басым ясады.

– Басудагы пычракны
асфальтлы олы юлларга чыгармаска кирәк, моның өчен хәрәкәт итү маршрутын көйләп бетерегез.  Механизаторларны эшкә көн саен  медицина күзәтүе үткәреп кенә чыгарырга кирәк. Караңгы вакытта уты булмаган трактор, арбалар юлга чыгарга тиеш түгел.  Әгәр шундый техника очрый икән, чара күреләчәк, – диде.  

Районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов хәрби хезмәткә алынырга мөмкин булган техникалар буенча
аңлатты.

– Хәрби хезмәткә кешеләр генә түгел, техникалар да алына. Моның өчен алдан ук шул кадәр техника кирәк дип,
районнарга йөкләмә бирелә. Аның күпчелеген йөк машиналары тәшкил итә. Шулай ук тагылмалар, җиңел машиналар да була. Әгәр җибәрергә дигән хәбәр килә икән, ул техникалар әзер булырга тиеш. Шуның өчен хуҗалыклар, оешмалар үзләреннән хәрби хезмәткә алынасы техниканы алдан ук таләпләргә туры китереп әзерләп куярга тиешләр, –  диде.

Күрсәтмә техника каравы ахырында Ленар Зарипов та үз фикерләрен җиткерде.

–  Техниканың төзеклеге – яхшы уңыш нигезе генә түгел, иминлек нигезе дә. Бу, беренче чиратта үзебез, шул техникада йөргән кешеләр өчен кирәк. Язгы кыр эшләре башланганчы, әлеге эшкә җаваплы карап, һәр техниканы тиешле таләпләргә туры китереп, әзерләп бетерегез. Әгәр бәхетсезлек очрагы килеп чыга калса, сез гаепле буласыз. Утсыз трактор каршыга килү нәтиҗәсендә үзем дә авариягә очрадым, юл читенә төшеп киттем. Тракторчысы исерек. Менә шундый әйберләр булырга тиеш түгел! Игътибарлы булыгыз. Тракторларның да, арбаларның да утлары янсын. Һәрберегезнең дә балалары, оныклары бар. Онытмагыз, сезне өйдә көтәләр. Теләсә кайсы вакытта барып караячакбыз, –  диде.

Апрельнең унысына барлык хуҗалыкларда да техника каравын үткәреп бетерү бурычы куела. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе дә  авыл хуҗалыгы оешмаларында тагылма һәм тарту көче техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерәчәк.

 

 

Илмир Вәлиев, механизатор:

 

Нигез” хуҗалыгында 2015 елдан бирле эшлим. МТЗ-1221 тракторы белән кукуруз чәчәбез. Белорус белән тырмага чыгам. Аннан Челленджер чапкыч комбайнына утырам.

Кышын үзебез эшләгән техникларны яңа сезон өчен әзерлибез. Запас частьлар белән тоткарлык булганы юк. Техниканы сезон вакытында ватылып җәфаламаслык итеп әзерләргә тырышабыз. Исән-имин булып, эшләргә язсын”.

 

 

Рафил Маликов, гараж
мөдире, механизатор:

 

Техник карауга бик яхшылап әзерләндек. Утызга якын трактор, тагылмалар техника каравына басты. Барысы  биш миллион сумга якын запас частьлар алынды. Техниканы әзерләгәндә иң беренче ут, руль системасын, тормозларны  карарга кирәк. Тагылмаларның да утлары, билгеләре булсын, дип тырышабыз. Аварияләр чыга калса, иң элек шуларны сораячаклар. Кешенең юлларда исән-имин йөрүе шуларга бәйле. Техникаларны иярләргә механизаторлар җитеп бетми. Әмма аларны килгән механизаторлар белән тулыландырабыз. Бер механизатор берничә техника да иярли. Шул рәвешле проблемадан чыгабыз. Үзем сөт машинасында да йөрим. Белорус тракторын да иярлим, КамАЗ машинасында да йөрим. Менә 33 ел инде хуҗалыкта хезмәт куям”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев