Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Ватан улы да бул!

Бөек Җиңү көне якынлашканда Чуракай мәдәният йортында “Атаң улы гына булма, Ватан улы да була бел!” дип исемләнгән патриотик чара узды.

Әлеге кичәне Чуракай мәктәбе коллективы Казанның Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов белән берлектә оештырган. Биредә район башлыгы Ленар Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, Әфган, Чечня сугышы ветераннары, мәктәп директорлары, директорларның тәрбия буенча киңәшчеләре катнашты. 

Чара мәктәп коллективы тарафыннан укучылар катнашында төшерелгән кино белән башланып китте. Биредә тылдагы, әти-әниләре сугышка киткән балаларның балалар йортындагы тормышы сурәтләнгән иде. Балаларның әти-
әниләрен өзелеп сагынулары, сагыну хисләрен хатларына язулары хакындагы кадрлар залда утыручыларны тетрәндерде. Балаларны кызганудан бугазга төер тыгылды. 

Ә инде Бөек Җиңү кайбер балаларны кабат әти-
әни назына күмсә, күпләре 
тормышларын ятимлек ачысына уралып дәвам итәргә мәҗбүр булдылар. 

Әйе, сугыш афәте кагылмаган бер генә йорт та, гаилә дә калмаган шул. Инде дөньялар тынычланды, сөенеп яшик дигәндә генә 1979-1989 еллардагы Әфган, 1994-1996 еллардагы Чечня сугышлары күпме кешенең тынычлыгын алды. Инде менә Украинадагы махсус хәрби хәрәкәт... 

Үзе дә Әфган сугышында булган, аның ачысын үз җилкәсендә татыган Ленар Зарипов мондый патриотик чараларның әһәмияте зур дип ассызыклады. 

– Илеңне ярат, туган җиреңне ярат дигән сүзләр белән генә балаларны патриотик рухта тәрбияләп булмый. Туган җир картадагы бер нокта гына түгел. Туган җир ул – әти-әниең, гореф-гадәтләрең. Россия халкы нинди генә сугышларда катнашса да, барысында да җиңеп чыкты. Тарих кабатлана ул. Украинада барган хәрби хәрәкәттә дә җиңеп чыгарбыз. Андагы егетләргә, гаиләләренә ярдәм итеп, җиңүне 
якынайтырга кирәк. 

Биредә утырган һәр кешенең гаиләсенә Бөек Ватан сугышының җиле кагылган. Шуңа без үзебезнең бабайларыбызның, әбиләребезнең батырлыгын киләчәк буыннарга җиткерергә тиешбез. Мондый чаралар балаларыбызга патриотик тәрбия бирүдә зур ярдәм. Үзебезнең гаиләләрдән үк балаларны әти-әнисен, туган җирен яратырга өйрәтик, – диде. Һәм чараны оештыручыларга рәхмәтен әйтте. 

Вәсим Вахитов та авылдашларына үзенең фикерләрен җиткерде. 

– Шушындый патриотик чара уздыру бик кирәк. Без тарихи вакыйгаларны онытырга тиеш түгелбез. Чуракай, Әгъбәс авылыннан гына да Бөек Ватан сугышында 300дән артык кеше вафат булган. Без яшь буынга шушыларны, тарихи вакыйгалар хакындагы мәгълүматны тапшырырга тиешбез. 

Мин инде Казандагы Актаныш якташлар җәмгыяте җитәкчесе буларак, якташларга һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам. Әгъбәс авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл төзедек. Янына пушка да алып кайтып куйдык. Хәйрия концертлары да үткәрәбез. 

Бүгенге көндә Украинда барган махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез бар. Аларга да ярдәм итәбез. Мин аларга броньле УАЗ-Патриот машинасы бүләк иттем. Ул машина хәзер дә хезмәт итә. Егетләрнең тизрәк җиңеп, исән-сау кайтуларын телибез. Авыр дип зарланмыйбыз. Бездән өлкән буын вәкилләренә Бөек Ватан сугышы елларында ничек авыр булган бит. Алар ачлыкка да түзгәннәр. Хәзер яшәргә, эшләргә мөмкинлекләр бар. Барлык райондашларны Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм. Күгебез аяз, тормышыбыз тыныч булсын, – диде. 

Вәсим Хуҗаҗан улы үз җирлекләреннән чыккан күренекле хәрбиләр белән горурлануын да яшерми. Әгъбәс авылыннан ике хатын-кызның Бөек Ватан сугышына үз теләкләре белән китүләрен дә әйтеп үтте. Яшьләр алар хакында да белеп үсәргә тиеш дип ассызыклады. 

Чуракай авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйдәров бу чараны күңелгә тия торган, диде. Чөнки сугышларның кайсын гына алсаң да, алар зур югалтулар алып килә. Күпләрне кайгыга сала. 

– Хәзерге көндә бар әйбер дә җитә. Ашарга да, кияргә дә бар. Әмма күңел тынычлыгы җитми. Инде дөньялар тынычланып, махсус хәрби операциядә булган егетләребез исән-сау, үз аякларында кайтсыннар иде. Җирлегебездән чыккан күренекле шәхесләребез белән горурланып, матур эшләребез белән сөендереп яшәргә язсын, – диде. 

Чарада Әфган, Чечня 
сугышларында катнаш егетләрнең дә булуы аны тагын да ямьләндерде. Әфганстанда хезмәт иткән авылдашлары да сәхнәгә күтәрелеп, үзләренең теләкләрен ирештерделәр. Илләрнең имин булуын теләделәр. 

Районның әфганчы ветераннар оешмасы җитәкчесе Илсур Гатин үзләрнең оешмаларының эшчәнлеге белән таныштырды. 

– Безнең тормыш та Әфган сугышына кадәр һәм Әфган сугышыннан соңга аерыла. Без аннан күпмедер үзгәреп, җитдиләнеп кайттык. Тормышка карашларыбыз да үзгәрде. 2018 елда әфганчылар ныклап берләшеп, үзебезнең оешманы төзедек. Һәм бергә хезмәт иткән егетләребез яшәгән йортларга истәлек такталары куя башладык. Бүгенге көндә районда 41 егеткә истәлек тактасы куйдык. Ике исән әфганчыга кадер тактасы да куйдык. Мондый чараларда укучыларны да катнаштырырга тырышабыз. Алар да үз җирлекләреннән чыккан батыр абыйларын белсеннәр, дибез. Чечня сугышы ветераннары да үзләренең оешмаларын булдырып, алар да вафат булган хезмәттәшләре истәлегенә хәтер такталары 
урнаштыра башладылар. Киләчәктә Украинада хезмәт иткән егетләр дә кайтып, безнең арага керерләр. Патриотик чараларны бергәләп оештырырбыз, дип ышанып калам, – диде. 

Патриотик чара Чуракай мәктәбе укучыларының концерт номерлары белән үрелеп барды. 

Рузилә ХӘСӘНОВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев