8 май 2024 яңалыклары
-
Җан авазы: Хәким бабабызның оныклары, бердәм булыйк!
Озакламый Бөек Җиңүнең79 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнәбез. Димәк, без инде Аллага шөкер, 79 ел тыныч тормышта яшибез. Бик күп корбаннар, тән һәм җан яралары аша килгән җиңү бу!
-
Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов райондашларны Җиңү бәйрәме белән котлады
Хөрмәтле якташларым!
-
Мошенниклар 1,5 тапкырга активлашкан
2024 елның I кварталында, мошенниклыкта шикләнелгән билгесез номерлардан шалтыратулар саны, 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга арткан.
-
«Умырзая» балалар бакчасы «Үлемсез полк» акциясендә Бөек Җиңү батырларын искә алды
9 май көнне илебез Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтә. Безнең «Умырзая» балалар бакчасы да бу бәйрәмгә ныклап әзерләнде.
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Берлинны алганда һәлак булган бабасы турындагы хатирәләре белән уртаклашты
БАТЫРЛАР ДАНЫ МӘҢГЕЛЕК Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов Берлинны алганда һәлак булган бабасы турындагы хатирәләре белән уртаклашты 22 апрельдә Татарстан Республикасында «ТАТМЕДИА» АҖ медиахолдингы журналистлары инициативасы белән «Минем герой – минем гаилә» акциясе башланып китте. Акцияне Татарстан Республикасы җитәкчеләре дә хуплап, күтәреп алды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, 4 ел буена фашист илбасарларына каршы көрәшкән, Җиңүгә ирештек дигәндә генә Берлинны алганда батырларча һәлак булган бабасы Нәҗип Зарипов турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
-
Исемең кайтты синең җыр булып: Уразай мәктәбенә СВОда һәлак булган Айзат Фәйзуллин истәлегенә хәтер тактасы куйдылар
Бөек Җиңү бәйрәмен каршылаган көннәрдә районыбызның барлык авыл җирлекләрендә митинглар, тантаналы чаралар уза. Уразай авылында быелгы Җиңү митингы аеруча истәлекле булды. Авыл мәктәбенә СВОда һәлак булган Айзат Фәйзуллин истәлегенә хәтер тактасы куелды. Хәтер тактасы куюны район сугыш хәрәкәтләре ветераннарының «Сугышчан туганлык» җәмгыяте оештырды. Җитәкчеләре- Чечня сугышы ветераны Вазыйх Харисов.
-
Бәйрәм алдыннан Кыркаентүбә, Иске Балтач, Яңа Балтач халкы Бөек Җиңү обелисклары бакчасын чистартты
Җиңү көне бәйрәме алдыннан узган ел КырКаентүбә, Иске Балтач, Яңа Балтач авылларында үзара салым акчасына Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга куелган обелисклар янында зур өмәләр бара.
-
#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Билал Гыйльметдинов
Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан «ТАТМЕДИА» АҖ «Минем герой – минем гаилә» акциясен башлап җибәрде.
-
#МойГеройМояСемья: Бөек Ватан сугышы ветераны Сәлихҗан Хөсәенов
Бөек Ватан сугышында минем бабам Сәлихҗан Хөсәенов та катнаша.
-
Алар безгә Җиңү алып килде- Җиңүнең 79 еллыгын Актанышның дүрт Бөек Ватан сугышы ветераны исән-сау каршы ала!
Актаныш районыннан Бөек Ватан сугышында 22 меңнән артык ир-егет һәм хатын-кыз катнаша. Дүрт ел аяусыз барган сугышта 9 меңнән артык райондашыбыз башларын сала. Бөек Җиңү таңын каршылаган фронтовиклар бер-бер артлы туган җиребезгә кайта, җиң сызганып сугыштан соңгы җимереклек, юклык белән янә көрәшкә күтәрелә. Бе- хәзерге буын вәкилләре сугышчы ата-бабаларыбыз, тылда көн-төн фидакарь хезмәт куйган ветераннар нигез салган матур тормышта яшибез. Ни кызганыч, еллар уза барган саен ветераннар саны кими. Бөек Җиңүнең 79 еллыгын районыбызда яшәүче дүрт Бөек Ватан сугышы ветераныбыз исән-сау каршы ала.