Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Вазыйх Шакиров: тарих, хәтер һәм бәхет

Бөек Җиңү көне якынлашкан саен Бөек Ватан сугышы ветераны Вазыйх Шакировның күңеле туган авылы Татар Суыксуына тартыла.

100 яшенә аяк атлаучы әлеге олпан зат соңгы елларда кышны Тукай районы Ерыклы авылында улы Дилшат белән килене Дамира тәрбиясендә үткәрә. Җәйге айларга туган авылына кайта. Без Вазыйх абый белән видеоэлемтә аша хәбәргә кереп, хәлләрен белдек.

Күңеле көр, аралашырга яратучы Вазыйх абый безнең белән рәхәтләнеп сөйләште. Хәтеренә күзләр тимәсен, барысы да исендә аның.

 

Сугышка 1943 елда алына

 

Вазыйх Фатыйх улы 1926 елда Татар Суыксу авылында туа. 1934 елда 1 сыйныфка укырга керә. Бик яхшы укый. Киләчәккә матур хыяллар корып, укып йөргәндә, барысын челпәрәмә китереп, илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Ачлык, ялангачлык, берсе өстенә берсе калкып чыккан йогышлы авырулар аларның балачагын урлый. Көчкә генә җиденче сыйныфны  тәмамлый ул.

– Сугыш башлангач бөтен эш бала-чага, хатын-кызлар, өлкән яшьтәге бабайлар кулына калды. Беләкләр дә ныгымаган килеш сабан да сөрдек, урак та урдык. 1943 елны миңа да военкоматтан армиягә повестка килде. Безне ат белән Бөгелмә станциясенә илтеп куйдылар. Аннан поезд белән Казанга озаттылар, – дип искә алды ул.

Йөзләрендә сабыйлык чалымнары да бетмәгән яшүсмерләрне Казанның вертолетлар заводында өч айлап хәрби хезмәткә әзерлиләр. Шуннан сугышка озаталар.

– Польша җирендә  рядовой булып, 1973 нче полкта артиллериядә хезмәт иттем. Без бик зур станцияне сакладык. Немец солдатлары станцияне бомбага тотарга киләләр. Иллешәр снаряд җибәргән көннәр булды. Бер бүлектә биш солдат идек. Күрше бүлектә хезмәт итүче биш солдат бомба төшеп, берьюлы һәлак булдылар. Нишләп гел бу станциягә һөҗүм ясыйлар, дип аптырый идек, баксаң, станция начальнигы гел тегеләргә хәбәр биреп торган.  Аны сизеп алгач кына бераз тынлык урнашты. Шундый шартлауларның берсендә 1944 елда каты яраландым.

 

Җиңүне авылында

каршылый

 

Вазыйх абый озак кына госпитальдә дәвалана. Бераз аягына баса башлагач, култык таяклары белән туган авылына кайта.

– Мин кайтканда авылда хәлләр мөшкел иде. Кышларын кырыгар градус салкыннар булды. Алмагачлар өшеде. Ачлыктан кешеләр шешенә башлады. Тормыш нык авыр иде. Ул вакытларны сөйләп бетерә торган түгел.

Аңа 3 төркем инвалидлык бирәләр. Бөек Җиңү көнен ул авылында каршылый. Сугыштан кайткач ике ел бригадир, 1949 елның башыннан хастаханәдә завхоз, 1956 елдан сельхозхимиядә хисапчы булып эшли. 1986 елда шуннан лаеклы ялга туктый.

Бөек Ватан сугышында Вазыйх абыйның тагын өч бертуганы катнаша. Әмма аларына әйләнеп кайту насыйп булмый.

1949 елда  гаилә кора. Тормыш иптәше Гөлфая белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Аларга тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Гөлфая апаның бакыйлыкка күчкәненә дә 24 ел булган.

 

Тагын 1 ел яшәргә иде әле

 

Вазыйх абый бүгенге тормышыннан бик канәгать.

– Хәзерге тормыш Аллаһка шөкер. Өстәл тулы ризык, кияргә кием, йөрергә машина, торырга урын бар. Әле моңа кадәр ел саен җәйләрен авылга кайтып, бакчада бәрәңге утыртып, шуларны карап, вакыт үткәрә идем. Быел көч җитмәс инде. Кабак, суган утырта алсак, бик әйбәт булыр димен. Балалар да, оныклар да булыша.

Ул яктан бик бәхетле ул. Балалары,  биш оныгы, ундүрт оныкчыгы бабаларын яратып, хөрмәт итеп торалар. Үзе дә аларның һәр уңышларына сөенә, киңәшләрен бирә.

Ә инде Җиңү көне аның өчен иң изге көннең берсе.

– Җиңү көнен ел саен көтеп алам. Әмма Украинадагы махсус хәрби операциядәге хәлләрне телевизордан карап, йөрәкләр әрни. Ул тизрәк тәмамланып, дөньялар тынычланып, барыбыз да бергә-бергә, мул тормышның кадерен белеп, балалар,
оныклар, туганнар белән сөенеп яшәргә язсын. Тагын бер ел яши алсам, миңа барысы да җиткән димен. Балаларым бик әйбәт тәрбиялиләр. Киленем нинди генә ризык әзерләсә дә, иң алдан миңа бүлеп бирә. Берүк тигез яшәсеннәр, сәламәт булсыннар, дип телим. 99ымны тутырдым, 100ен дә тутырырга язсын иде, – ди ул.  

Аның сүзләрен куәтләп, Амин диясе генә кала. Йөз яшендә дә шулай аралашырга язсын, дип телибез.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев