Ноябрьнең өченче якшәмбесе- юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне
БМО карары белән ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә, быел – 17 ноябрьдә, юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алалар
БМО мәгълүматларына караганда, юллардагы фаҗигаләр нәтиҗәсендә дөньяда ел саен 1 миллион 300 мең кешенең гомере өзелә. Бу – көн саен 3 меңнән артык кеше дигән сүз. Корбаннарның күбесе – 15 – 44 яшьлек кешеләр. Көн саен дөньяда 100 мең чамасы юлчы тән җәрәхәте ала. Агымдагы елның 10 аенда Россия юлларында 167023 фаҗига булган, аларның саллы өлеше исерек шоферлар идарә иткән машиналарга туры килә – 11 193очрак.
Әнә шундый куркыныч күрсәткечләрне киметү өчен БМО карары белән ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә, быел – 17 ноябрьдә, юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алалар.
Статистика мәгълүматлары күрсәтүенчә, юл фаҗигаләренең күпчелегендә кеше үзе гаепле. Елдан-ел аварияләрнең сәбәбе бер дә үзгәрми: элеккечә үк ДТПларның күпчелеге машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен (юл чатларында кагыйдәләрне үтәмәү, каршы хәрәкәт юлына чыгу, тизлекне арттыру) тупас бозулары, эчкән килеш руль артына утырулары аркасында барлыкка килә.
Шундый заманда яшибез: без һәр көн юлда. Беркем дә бусагадан атлап чыккан вакытта автомобиль тәгәрмәчләре астында калам яки кемнеңдер үлемендә гаепле булам дигән уйны башына да китерми. Һәркемнең бу дөньяда яшисе, яшьнисе килә! Сак булыйк, “Сакланганны Алла саклар” дигән әйтемне истә тотыйк. Юл буенда тезелгән һәйкәлләр – юлда йөрүчеләргә бик җитди кисәтү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев