13 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Актанышның мәдәният, мәгариф, спорт, яшьләр сәясәте белгечләрен грант проектлары әзерләргә өйрәттеләр
Бүген Актаныш районының мәдәният, мәгариф, спорт, яшьләр сәясәте җитәкче- хезмәткәрләре өчен «Яшьлек» яшьләр үзәгендә махсус курслар узды. Аларны ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Яшьләр үзәге белгечләре федераль һәм республикада игълан ителгән грант проектлары әзерләргә һәм якларга өйрәттеләр.
-
Актаныш районы МХОга уналтынчы гуманитар ярдәм озатырга әзерләнә
Бүген «Яшьлек» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен гуманитар ярдәм әзерләү, җыю эшләре тулы куәткә бара. Актаныш районыннан гуманитар ярдәм төягән йөк машинасы 15 ноябрьдә юлга кузгалачак.
-
Ирмәш авылында яшәүче райондашыбызга 90 яшь
Ирмәш авылында яшәүче Разия Имамовага бүген 90 яшь тулды. Юбилярны район җитәкчелеге исеменнән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева котлады.
-
Ноябрьнең өченче якшәмбесе- юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне
БМО карары белән ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә, быел – 17 ноябрьдә, юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алалар
-
Кан тамырларын чистартуның борынгы рецепты
Яшь барган саен организм да үзгәрә, аеруча кан тамырлары үзенең сыгылмалыгын югалта. Нәтиҗәдә кан әйләнеше начарая, моннан аеруча баш мие зур зыян күрә, кан басымы тотырыксызлана. Шул сәбәпле, күпләрне инсульт, инфаркт чирләре сагалый.
-
Актанышта урыны белән юеш кар явачак
Бүген, 13 ноябрьдә Актанышта аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар, юеш кар яварга мөмкин.