2 май 2026 яңалыклары
-
Байсар трассасында автокроссның юбилей ярышлары уза
Байсар җирлегендә Россия чемпионаты һәм Татарстан Кубогының автокросс буенча 10 нчы — юбилей ярышлары дәвам итә. Быел бәйгедә илнең төрле төбәкләреннән 76 спортчы катнаша.
-
Татарстанда «Абилимпикс» чемпионатына 1 700дән артык катнашучы җыелды
Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты тәмамланды. Ярышларда 1700гә якын конкурсант катнашты, шуларның 600гә якыны «Мәктәп укучылары», «Студентлар» һәм «Белгечләр» категорияләрендә катнашты. Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында уздырыла. Бу хакта Татарстанның Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.