Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Байсар трассасында автокроссның юбилей ярышлары уза

Байсар җирлегендә Россия чемпионаты һәм Татарстан Кубогының автокросс буенча 10 нчы — юбилей ярышлары дәвам итә. Быел бәйгедә илнең төрле төбәкләреннән 76 спортчы катнаша.

Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы Ленар Зарипов катнашып, спортчыларга уңышлар теләде. Ул шулай ук әлеге масштаблы чараны югары дәрәҗәдә оештырганы өчен оештыручы Рәдис Хашимовка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Байсар трассасында автокросс ярышлары быел унынчы тапкыр үткәрелә. Юбилей бәйгесе киң географиясе белән аерылып тора: Санкт-Петербург, Мәскәү, Рязань, Самара, Пермь, Екатеринбург һәм Россиянең башка төбәкләреннән тәҗрибәле спортчылар катнаша.

«Бу — Байсар трассасының югары дәрәҗәсен һәм ярышларның абруен күрсәтә», — дип билгеләп үтте оештыручы Рәдис Хашимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев