2 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Бәйрәмнәр күңелле узсын!
Хөрмәтле райондашлар! ТР Конституциясе көне һәм Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан сезне чын күңелдән котлыйм. Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә быел 20 ел тула. Тарихка күз салсак, әллә ни күп вакыт булмаса да, бу еллар эзсез үтмәде. Тарихка ул үсеш, яңарыш һәм данлы хезмәт еллары булып кереп калды. Шушы үзгәрешләр, алга...
-
Усы халкы көтә, ышана...
Усы авылына күптәннән барган юк иде. Олы юлдан ерак түгел генә урнашкан булса да, кеше күзенә күренми ул. Бары тик юл борылмасында ятим утырган кечкенә генә, "Усы" дип язылган юл билгесе, каядыр эчтәрәк, басудан соң авыл барлыгына ишарәли. Йомыш төшеп бу якларга килеп чыккач, иң әүвәл авылның үзәге- мәдәният йортына...
-
Көзге яңгыр, көзге салкын яңгыр, Болытлары шундый карадыр...
31 октябрь көнне Игелек үзәгенә репрессия корбаннарын искә алу көненә сәламәтлеге мөмкинлек биргән 15 кеше(районда барлыгы 38 кеше) килгән иде. Алар иң элек Җиңү паркындагы репрессия корбаннары истәлегенә куелган таш-һәйкәлгә венок салдылар. Районда сәяси репрессиядән зыян күрүчеләр эшләре буенча комитет рәисе Ясүр Әхтәмов тантанага килүчеләрне исәнлекләре белән котлап, вафат булучыларны...
-
Кулларыннан гөл тама
И тормыш, син шул гомер буе шатлык, сөенечләр белән генә үрелеп барсаң икән?! Нинди рәхәт, күңелле булыр иде җирдә яшәве. Юк шул, Ходай һәр баласына да сынауны төрлечә бирә. Төрле сикәлтәләрдә егып, абындырып аны сыный, шулай итеп егылмаска, тормышта үз юлыңны табып яшәргә өйрәтә. Теләкәй авылы кызы Резидә Вагыйзованы да...
-
Шәйхетдиновлар гаиләсе
Күжәкә авылында яшәүче Шәйхетдиновлар гаиләсе 30 октябрь көнне узган "РИТЭК" ААҖ һәм "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды оештырган III социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Гаиләдә бәхет" проекты белән катнашып, бәйгене үткәрүчеләр тарафыннан "Фиат Дукато" машинасы белән бүләкләнде.
-
Медпункт – авылга зур бүләк
Куян авылы халкын сөендереп, яңача җиһазлы медпункт куллануга тапшырылды. Бигрәк тә картлар, сәламәтлеге какшаган, табиб ярдәменә мохтаҗ авылдашларыбыз өчен зур бүләк булды. Аеруча авылыбызның мөхтәрәм фельдшеры Румия Мансурова өчен зур шатлык. Якты йөз белән, тәмле теле белән күңелне дә күтәрә, кулы да шифалы аның. Ярты елга якын көнне-төнгә ялгап, өйдән-өйгә...
-
Яшәүдән ямь табып
Пөхтә, матур җыештырылган тыйнак кына йорт. Һәр тарафтан җылылык, яктылык нур булып сирпелә. Рәвилә һәм Дәниф Даяновлар яши әлеге йортта. Рәвилә апа Аккүз авылында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшкә кала. Тик яшь, чибәр, чая кызның күңеле каядыр ашкына, яшьлек хисләре еракка дәшә. 1961 елда ул Актанышка күчеп килә һәм...