Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Усы халкы көтә, ышана...

Усы авылына күптәннән барган юк иде. Олы юлдан ерак түгел генә урнашкан булса да, кеше күзенә күренми ул. Бары тик юл борылмасында ятим утырган кечкенә генә, "Усы" дип язылган юл билгесе, каядыр эчтәрәк, басудан соң авыл барлыгына ишарәли. Йомыш төшеп бу якларга килеп чыккач, иң әүвәл авылның үзәге- мәдәният йортына...

Усы авылына күптәннән барган юк иде. Олы юлдан ерак түгел генә урнашкан булса да, кеше күзенә күренми ул. Бары тик юл борылмасында ятим утырган кечкенә генә, "Усы" дип язылган юл билгесе, каядыр эчтәрәк, басудан соң авыл барлыгына ишарәли. Йомыш төшеп бу якларга килеп чыккач, иң әүвәл авылның үзәге- мәдәният йортына кереп чыгарга уйладык.
Көзге сыкрап яуган яңгырдан соң бина эченә үтеп тәнгә җылы йөгергәч, күңелләр күтәрелеп китте. Хәер, сөенечебез иртәрәк булган икән. Китапханәче Сирина апа Шәмсиева:
- Нинди җылы булсын инде, урамнан кергәч киемне салмыйбыз. Әле көз генә- түзәрлек. Кышларын буран уйный монда,- дип, зар түгеп каршы алды. Клубның урам як стенасы инде яртылаш ауган икәнлеген ишеткәч, түргәрәк узу теләге дә сүрелде.
Әлеге мәдәният йорты бинасын 1970 елда, су басу куркынычы туган Дербешкадан сүтеп алып килеп өйгәннәр икән. Ул җирлектә күпме хезмәт куйгандыр - анысы билгесез, әмма Усы авылындагы чорын гына исәпләгәндә аңа ярты гасырга якын. Агач бура өчен байтак вакыт ул.
Мәдәният йорты гына түгел, авылда бар социаль объектлар да акрынлап тарихка күчеп бара. Фельдшер-акушерлык пунктына 1956 елда нигез салынган. Хәер, инде күптәннән бинаны күтәреп торган имән бүкәнне "нигез" дип әйтергә тел дә әйләнми. Үткән гасыр белән бүгенге көн очрашкан җир ул. Чөнки бармак белән төртсәң тишелеп чыгарлык тәрәзә рамнары, бер якка нык кына янтайган, кат-кат буялган идән, тигезле-тигезсез стеналар янында төрле, азмы-күпме заманча медицина әсбаплары, пыяла савытлы киштәләр, түшәмдәге, электр энергиясен янга калдыручы заманча лампочкалар сәер тоела.
- 32 ел шушы авылда, шушы бинада хезмәт куям. Кышларын бик салкын, авыруларны кабул итәргә дә кыен. Пенсиягә чыгарга 4 елым калды. Минем дә башкалар кебек якты, матур, яңа медпунктта эшлисем килә. Берәр чынга ашыр микән инде,- дип, үзәккә үткәне белән уртаклашты авылның ак халатлы фәрештәсе Гөләндәм апа Әхмәева.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 2 ноябрь, 2012 87 (9730) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев