3 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Кыш бабай призын откан иң оста бадминтончылар белән танышыгыз
Районыбызда кышкы каникул вакытында күптөрле спорт ярышлары оештырыла. Җиңүчеләрне Кыш бабай үзе котлап бүләкләр тапшыра. Бүгенге Яңа ел сюрпризларын иң оста бадминтончылар кабул итеп алды.
-
«Актаныш-информ» белән 2022 елның иң әһәмиятле вакыйгасын сайлыйбыз
2022 елның иң әһәмиятле вакыйгасын ачыклау максатыннан даими укучыларыбызның фикерен белергә уйладык.
-
2023 елга еллык йолдызнамә
Куян елында сезне шаккаткыч уңышлар көтә. Әгәр дә язмыш тарафыннан бирелгән шансларны кулдан ычкындырмасагыз, йолдызлар күп кенә уңай һәм кызыклы вакыйгалар вәгъдә итә. Үзгәрешләр теләгән нәтиҗәләргә ирешергә, карьера баскычыннан күтәрелергә, яхшы табыш алырга һәм мәхәббәт өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салырга ярдәм итәчәк. Моңа каршылык күрсәтергә кирәкми, чөнки барлык үзгәрешләр дә - язмыш бүләге.
-
Район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев Вазыйх Мирасовны 90 яшьлек юбилее белән котлады
Чишмәбаш авылында яшәүче райондашыбыз Вәзыйх Мирасовка бүген 90 яшь тулды.
-
Районыбыз фәнсөярләре 9 гыйнвардан башланачак республика фән олипиадаларына әзерләнә
Бүген кышкы каникулларның иң рәхәт вакыты. Әле алда тагын биш көн күңелле ял итәргә, чана-чаңгы шуарга, әти-әниең, дусларың белән аралашырга, кунакка йөрергә була, кыскасы 2-22-2023 елның икенче яртыеллыгына яңа көч белән укырга кереп китәргә менә дигән мөмкинлек.