Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Районыбыз фәнсөярләре 9 гыйнвардан башланачак республика фән олипиадаларына әзерләнә

Бүген кышкы каникулларның иң рәхәт вакыты. Әле алда тагын биш көн күңелле ял итәргә, чана-чаңгы шуарга, әти-әниең, дусларың белән аралашырга, кунакка йөрергә була, кыскасы 2-22-2023 елның икенче яртыеллыгына яңа көч белән укырга кереп китәргә менә дигән мөмкинлек.

 

           Укучыларның каникулларын файдалы үткәрү максатыннан елдагыча мәктәпләрдә  28 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр кышкы лагерьлар эшли.  Уку елының яртысы инде тәмам.  Беренче яртыеллыкта уңышларга ирешкән,  тырышып белем үрләрен яулаган укучыларның рәхәтләнеп ял итәргә тулы хокукы бар. Ноябрь-декабрь айларында районыбыз укучылар бөтенрәсәй, республика олипиадаларының муниципаль этабында белемнәрен сынады. Җиңүчеләрне 9 гыйнвардан республика этабы көтә. Мари Суыксуы мәктәбе укучылары мари теле фәненнән республика олимпиадасында үзләрен уңай яктан гына күрсәтеп призлы урынга лаек булдылар инде.

               Чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен узган елдагы декабрьнең соңгы көннәре сынаулары белән истә калды. Быел төп һәм бердәм дәүләт экзамены тапшырачак IX һәм XI сыйныф укучылары сайлаган фәннәре буенча имтихан биреп карады.

          Мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова район башлыгының чыршы бәйрәмендә журналистларга биргән интервьюда "Чыгарылыш сыйныфы укучыларына имтиханнарын яхшы билгеләргә тапшырып, мәктәпне уңышлы тәмамлауларын, сайлаган уку йортларына укырга кереп тормыш юлыннан матур үтүләрен телим", диде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев