4 апрель 2014 яңалыклары
-
Ни чәчсәң, шуны урырсың
Яз акрын гына булса да үз көченә керә. Инде бакча мәшәкатьләренә дә күп калмады. Яшелчә-җимеш орлыкларын барлап эзерләп куярга да вакыт. Чөнки әлеге эштә соңарту саллы гына югалтуларга илтәргә мөмкин. Иң әүвәл, орлыкларның саклау вакыты узып яраксызга чыкмаганмы-шуны тикшерү шарт. Ник дигәндә, бер яшелчә-җимеш орлыгы берничә ел сакланып яхшы уңыш...
-
1 санлы Актаныш урта мәктәбе – “Олимп" та
1 санлы Актаныш урта мәктәбе укытучысы Руслан Сафиуллин һәм аның укучылары Хабибуллина Резеда, Янгирова Альмира, Закиев Гадел 27-30 мартта Мәскәү шәһәрендә узган "Олимп" Халыкара олимпиадасында катнаштылар һәм грамоталар, истәлекле орденнар белән бүләкләнделәр. Мәктәпкә шулай ук "1000 лучших школ (ОО) России" гомумроссия базасына кертелү турында таныклык һәм "За вклад в развитие...
-
Күп калмады ... имтиханга
Дәүләт йомгаклау аттестациясе - хәзерге белем бирү системасының аерылгысыз өлеше, элементы. Ул яңа технологияләрнең укыту системасына-процессына үтеп керүе белән тыгыз бәйләнештә тора. Дәүләт йомгаклау аттестациясендә дә ел саен үзгәрешләр булып тора. Район мәгариф бүлеге методисты Зимфира Хәкимова белән сөйләшүебез дә шул хакта. - Сүзебезне узган елгы дәүләт йомгаклау аттестациясеннән башлыйк...
-
Авыллар референдум үткәрә
30 март көнне Түке авыл җирлегендә, районда беренчеләрдән булып, үзара җыем буенча халык референдумы үткәрелде. Ул үзара салым җыюга халык ризалыгын алу өчен уздырыла торган чара. Референдумда халыкның 74 проценты катнашты, аларның 82 проценты үзара салым җыюны хуплап тавыш бирде. Референдумның асылында нәрсә ята? Әлеге сорау белән район башлыгы урынбасары...
-
Төркия – Актаныш дуслык күпере төзелә
Актаныштан Төркия ерак түгел. Һәрхәлдә, ике арада төзелгән дуслык, хезмәттәшлек килешүе араларны әле тагын да ныгытачак.. Моңа беренче адымны районыбыз җитәкчелеге ясады. Район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов һәм район кулланучылар җәмгыяте рәисе Фарил Нургалиев Төркиянең Чайджума шәһәренә бардылар. Тиздән бер төркем сәләтле балалар да әлеге...
-
Батырлар билгеләнде
"Иман" батырлар сараенда муниципаль район башлыгы кубогына милли көрәштә көч сынаганнар арасында җиңүчеләр билгеләнде. Әлеге ярышта Актаныш районы мәктәпләре һәм Әлмәт көрәшчеләре катнашкан иделәр. Нәтиҗәдә, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында - Иске Богады, Яңа Әлем, Иске Кормаш; урта мәктәпләр арасында Актанышның 1 санлы, кадет һәм Такталачык мәктәп командалары җиңүче...