Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Ни чәчсәң, шуны урырсың

Яз акрын гына булса да үз көченә керә. Инде бакча мәшәкатьләренә дә күп калмады. Яшелчә-җимеш орлыкларын барлап эзерләп куярга да вакыт. Чөнки әлеге эштә соңарту саллы гына югалтуларга илтәргә мөмкин. Иң әүвәл, орлыкларның саклау вакыты узып яраксызга чыкмаганмы-шуны тикшерү шарт. Ник дигәндә, бер яшелчә-җимеш орлыгы берничә ел сакланып яхшы уңыш...

Яз акрын гына булса да үз көченә керә. Инде бакча мәшәкатьләренә дә күп калмады. Яшелчә-җимеш орлыкларын барлап эзерләп куярга да вакыт. Чөнки әлеге эштә соңарту саллы гына югалтуларга илтәргә мөмкин.
Иң әүвәл, орлыкларның саклау вакыты узып яраксызга чыкмаганмы-шуны тикшерү шарт. Ник дигәндә, бер яшелчә-җимеш орлыгы берничә ел сакланып яхшы уңыш бирергә сәләтле булса, икенчеләренең орлыклары күп дигәндә 1-2 ел сакланырга сәләтле. Билгеле, әлеге орлыкларны чәчеп нинди дә булса могҗиза өмет итү дә урынсыз. Мәсәлән, суган, укроп, петрушка, баклажан орлыклары-1-2 ел саклана ала. Шалкан, редиска, төсле кәбестә, кәчәнле кәбестә, кишер, спаржа, брокколи орлыклары-3-4, арбуз, чөгендер, кабак, борыч, кыяр орлыклары-4-5, кукуруз, борчак-5-7, помидор (иң күп уңышны узган елгы орлыклар бирә)-7-9 ел сакланырга сәләтле. Әгәр дә инде орлыкларыгызның саклау вакыты шушы кысаларга сыешмаса, алардан мул уңыш алырмын димә.
Хәер, бүгенге көндә күпләребез орлыкларны сатып алуны кулай күрә. Әмма монда да сак булырга кирәк. Кайчак аларның төрлелегеннән күзләр камаша, ә уңышы төсле матур рәсемнәрдәге сыман булыр дигән ышаныч юк. Кызганыч "Россельхознадзор" вәкилләре тарафыннан сату урыннарында узган рейдлар да шуны сөйли. Кызганыч, ялган яки саклау вакыты күптәннән чыккан орлык сатучылар еш очрый.
Орлык сатып алганда иң беренче савытындагы язуларга игътибар бирү зарур. Анда, әлеге орлыкны җитештерүче оешма, орлыкларның саны, саклау вакыты күрсәтелгән булырга тиеш. Сатучыдан орлыкларның сертификатын тәлап итү дә урынлы. Яңа сорт орлыкларны сатып алганчы, сатучыдан аларның дәүләт реестрына кергәнме-юкмы, ягъни безнең җирлектә шытып яхшы уңыш бирергә сәләтлеме-юкмы-анысын да белү шарт. Сортлы һәм гибрид орлыкларны сайлаганда (савытында F1 билгелесе) шуны истә тотырга кирәк: сортларга караганда гибрид орлыклар тотрыклы югары уңыш бирергә сәләтле. Алар шулай ук төрле авыруларга да, көн саен үзгәреп торган һава шартларына да бирешми. Тәм ягына килгәндә дә гади орлыкка караганда гибридларның тәме үзгәрәк.
Тик гибрид орлыктан үскән яшелчә-җимешнең орлыгын алдагы язда чәчеп булмый. Ягъни һәр ел саен аларны сатып алырга туры киләчәк. Әлбәттә, сайлау сезнең өстә. Әмма янә бер кисәтергә мәҗбүрбез, сатып алган очракта сак булыгыз һәм бернинди кәгазьләрсез орлык сатылганын күрсәгез, яисә инде сатып алган орлыкта шик уянса ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенә (843) 277-69-26, (843) 277-68-29 телефоннары аша хәбәргә чыга аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев