4 октябрь 2021 яңалыклары
-
Бер ирне кисәтү ясаган өчен күршеләре кыйнап үтергән
28 сентябрьдә Әгерҗедә яшәүче 44 яшьлек ир үзенең күршеләренә һәм аларның кунакларына кисәтү ясаган һәм шуннан соң өенә кайтып киткән.
-
Бүген Актанышта Укытучылар көненә багышланган тантана узды (+ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген, 4 октябрьдән Россиядә Укытучылар ункөнлеге башланып китте. Иртәгә районыбызның иң алдынгы 6 мөгаллиме республикакүләм Укытучыларны хөрмәтләү тантанасында катнашачак. Әле генә районыбыз педагогларын район җитәкчелеге котлады.
-
Минлесхоз РТ приглашает жителей республики присоединиться к Всероссийской акции «Сохраним лес»
9 октября т.г. в муниципальных районах РТ будет организована массовая посадка деревьев в рамках Всероссийской акции «Сохраним лес». Ожидается, что всего будет высажено более 1 млн. штук посадочного материала (саженцы сосны обыкновенной, ели европейской, лиственницы сибирской, липы мелколистной, рябины обыкновенной и др.).
-
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте бөтен ил буенча массакүләм чараларны тыйды
Бу хакта РФ баш санитар табибы хәбәр итте.
-
Мөслим районы белән "Август" компаниясе директоры Альберт Хуҗин җитәкчелек итәчәк
Мөслим районы белән 2013 елдан җитәкчелек иткән Рамил Муллин бүгеннән ТР Түбән Кама башлыгы булачак, әлегә чыганаклар хәбәр иткәнчә, Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
-
Чемпионнар районнар данын зона ГТО фестивалендә яклый
ГТО фестивалендә катнашырга һәр район зур әзерлек белән килгән.
-
АВЫРУ КӨЧӘЯ: Атна эчендә 94 райондашыбызга ОРВИ һәм үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган
Ел башыннан алып шушы көнгә кадәр район үзәк хастаханәсендә табиблар тарфыннан 2014 кешегә ОРВИ (Кискен респиратор вирус инфекциясе) һәм 1047 кешегә пневмония диагнозы куелган.
-
Рөстәм Миңнеханов: сүз безнең кешеләрнең сәламәтлеге турында бара, без иң катгый чаралар күрәчәкбез
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген иртәнге планеркада штаб, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре алдына вакцинация буенча эшне көчәйтергә һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны катгыйландырырга дигән бурыч куйды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
-
Бүген Актанышта 4 район спортчылары катнашында республика зона ГТО фестивале уза
Бүген Актанышның Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионында Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Тукай районнарының спорт сөючеләре катнашында ГТО фестивале уза.
-
Россия Федерациясе президенты Владимир Путин Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховны авыл хуҗалыгындагы казанышлары өчен бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исемен бирү турындагы карарга кул куйды. Бу хакта дәүләт башлыгының хокукый мәгълүматның рәсми порталына куелган указда хәбәр ителә.
-
Алабуга районында балалар бассейндагы хлор парларыннан агуланган
Прокуратура тикшерү үткәрә.
-
ӨЛКӘННӘРНЕҢ ХОКУКЛАРЫН ЯКЛЫЙЛАР: Шалтыратыгыз!
1 октябрьдә- Халыкара өлкәннәр көнендә ункөнлеккә старт бирелде. Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге Өлкәннәр көненә багышланган Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча тематик консультация акциясе үткәрә.