Алабуга районында балалар бассейндагы хлор парларыннан агуланган
Прокуратура тикшерү үткәрә.
Алабуга районы Хлыстово авылында 3 октябрь көнне ике бала хлор парлары белән агуланган. Якынча мәгълүматларга караганда, 3 һәм 11 яшьлек балалар зыян күргән. Аларның сәламәтлеген хастаханәдәге табиблар уртача авыр хәлдә дип бәяли.
Алабуга прокуратурасы әлеге вакыйга уңаеннан тикшерү оештырды. Вакыйга урынына Алабуга прокуроры Рөстәм Шәрәфетдинов килде. Күзәтчелек ведомствосы оешманың җаваплы вазыйфаи затлары эшенә хокукый бәя бирәчәк һәм нигезләр булган очракта прокурор чаралар күрәчәк, дип хәбәр итә.
ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев