5 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Актаныш технология техникумында - белем бәйрәме (+ВИДЕО)
1 сентябрь көнне барлык уку йортлары кабат үз ишекләрен ачты. Мәктәпләрдә укучыларны дәрескә дәшеп, беренче кыңгырау чыңлады. Әлеге көн технология техникумында укучылар өчен дә зур шатлыкка әверелде. Алар укуларын капиталь төзекләндерелгән якты, матур, җылы бинада башлыйлар.
-
АКТАНЫШТА ЗУР ТАБЫШ: Балык урынына - бизон башы?
Чалманарат авылы егете Аяз Ибраһимов Шәбез елгасына балыкка барган җирдән елга төбеннән шушы хайван башын тартып чыгара. Үз көче генә җитми, тракторы белән тарттырырга туры килә. Үгезләрнең ерак бабалары бизонга охшаган бу башның сурәтен, тикшерү өчен, Казанга Халиков исемендәге Археология институтына җибәргәннәр. Белмәссең, 20 гасыр башында ук юкка чыккан бу...
-
Хәмдия Әхмәтҗанова ТР фән һәм мәгариф министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән буләкләнде
Озак еллар яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге тырыш, нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актаныш технология техникумының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Хәмдия Әхтәм кызы Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән буләкләнде.
-
Хезмәт хакы артачак!
Россиядә хезмәт хакын күтәрмәкчеләр. 2017 елда бюджет тармагында эшләүчеләрнең акчасы артачак. Бу хакта Россиянең Хезмәт министры Максим Топилин хәбәр итә. Аналитиклар фикеренчә, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы тулаем алганда 2,3 триллион сумга күтәреләчәк.
-
Машина йөртергә теләүчеләргә таләпләр артты
Автомобиль руле артына утыру өчен таныклык алу катлауланды, дөресрәге имтихан шартларына үзгәрешләр керттеләр. 1 сентябрьдән сынауның теория өлешендә элеккеге кебек 20 сорауга ике тапкыр ялгыш җавап бирү рөхсәт ителсә дә, ялгышкан очракта өстәмә 5 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Практик өлеш тә катлаулана: махсус мәйданчыкта тапшыру мөмкин булган тестлар исемлеге...
-
Машина йөртүче хатын-кыз авылны утсыз калдырган
Әлеге хәл Минзәлә районында булган. Түбән Камадан машина йөртүче хатын-кыз тулы бер авылны электр энергиясеннән мәхрүм иткән. "Ford Focus" белән җилдерүче әлеге хатын-кыз юлда идарәне югалта һәм шул сәбәпле юл читенә төшеп киткән автомобиль электр линиясе баганасына килеп бәрелә. Багана ауган, авыл берничә сәгатькә утсыз калган. Һәлакәт Минзәлә районы Бикбау...
-
Балаң креслодамы: ЮХИДИ автомобиль йөртүчеләрне "аулый"
ЮХИДИ инспекторлары иң беренче чиратта белем бирү оешмалары янында кизү тора. Татарстанда балаларны автомобильдә йөртү буенча юл-йөрү кагыйдәсенең үтәлешен тикшерү максатыннан рейдлар 10 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Исегезгә төшерәбез: ел башыннан Татарстанда килеп чыккан 143 юл-транспорты һәлакәте (41 %) вакытында машинада пассажир буларак балалар барган: 6 бала үлгән, 159ы төрле...
-
Хаҗ кылучыларны үзгәрешләр көтә
Хаҗ вакытында Согуд Гарәбстанының гражданлык оборонасы комитетының 17 мең хезмәткәре тәртип саклыячак. Мина үзәнендә 2 мең тәртип сакчысы эшли. Исегезгә төшереп узабыз узган ел биредә килеп чыккан фаҗига аркасында 2400 мең мөселманның гомере өзелде. Хаҗда быел шайтанга таш ату йоласына үзгәрешләр кертелә. Согуд Гарәбстаны хакимиятләре шайтанга таш ату йоласын ныклы...
-
Иң кадерлем – Әнием
Әни. Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки "әни" дигән сүз...
-
Берәү кечкенә улы каршында бала тудырып, сабыйны бакчада ташлап калдырган
Бу хәл Наро-Фоминскида була. Алма бакчасында юка футболкага төрелгән бала 11 сәгать яткан. Хокук сакчылары күке ананы тиз ачыклый. Ул 35 яшьлек күпбалалы хатын булып чыга. Олы улы әтисе белән яши. Икенче сыйныфта укучы улын үзе тәрбияли. Нәкъ шушы малай анасының урамда бала табып, аны ташлап калдыруына шаһит булган. "Хастаханәгә...
-
Игелекле, тәҗрибәле тәрбияче
Елның иң бай, иң мул бер чорында җиһанга ямь өстәп, 1961 елның 3 сентябрендә, Апач авылында Дамира белән Мозафар Гыйльметдиновлар гаиләсендә Венера исемле кызчык дөньяга килә. Пөхтәлек, төгәллек, һәр нәрсәне җиренә җиткереп башкаруы әнисе Дамира ападан, зур ихтыяр көче, хезмәт яратуы гаилә башлыгы Мозафар абыйдан килә. Балачагы, мәктәп еллары шунда...
-
Рәхмәтебез дә, хөрмәтебез дә сиңа, әтиебез!
Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып, алтмышны тутырып йөргәндә кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсулык йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң, көз - ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор. Халыкта...
-
Яңа йортта яңа тормыш
Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен көрәшкән яугирләребез, аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы әле эшләп килә. Аның кысаларында районыбызда 419 кеше кулларына ветеран йорты яки фатир ачкычлары алды. Бар уңайлыклары булган якты, матур, Нөркә бистәсенең ямьле бер почмагына урнашкан урында өйле булу бәхете үткән атнада тагын ике...