Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Игелекле, тәҗрибәле тәрбияче

Елның иң бай, иң мул бер чорында җиһанга ямь өстәп, 1961 елның 3 сентябрендә, Апач авылында Дамира белән Мозафар Гыйльметдиновлар гаиләсендә Венера исемле кызчык дөньяга килә. Пөхтәлек, төгәллек, һәр нәрсәне җиренә җиткереп башкаруы әнисе Дамира ападан, зур ихтыяр көче, хезмәт яратуы гаилә башлыгы Мозафар абыйдан килә. Балачагы, мәктәп еллары шунда...

Елның иң бай, иң мул бер чорында җиһанга ямь өстәп, 1961 елның 3 сентябрендә, Апач авылында Дамира белән Мозафар Гыйльметдиновлар гаиләсендә Венера исемле кызчык дөньяга килә. Пөхтәлек, төгәллек, һәр нәрсәне җиренә җиткереп башкаруы әнисе Дамира ападан, зур ихтыяр көче, хезмәт яратуы гаилә башлыгы Мозафар абыйдан килә. Балачагы, мәктәп еллары шунда уза аның. Үзе белем алган Әтәс сигезьеллык мәктәбендә яхшы укуы, оста оештыручы булуы белән дә ул күпләрдән өстен тора. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ике дә уйламыйча Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Венера Мозафар кызы эш юлын Минзәлә районы Яңа Айман авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып башлый. Тырыш, уңган, чибәр кызны "Сельхозтехника" оешмасында хезмәт куйган Флүн күз уңыннан җибәрми. 1983 елда гөрләтеп туй ясыйлар. Нәсел агачының дәвамы булган акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле кызлары Эльвира белән Альбина әти-әниләренең ышанычын аклап, бүгенге көндә югары белем алып, үз гаиләләре белән яшиләр.
1985 елдан аның хезмәт юлы "Сельхозтехника" балалар бакчасында тәрбияче булып дәвам итә. Эш дәрте ташып торган, яңа идеяләр, алдынгы фикерләр, зур өметләр белән килгән Венера Мозафар кызын биредә бик җылы кабул итәләр. Коллективта аны кыю һәм тәвәккәл, төгәл һәм тырыш булуы өчен ихтирам итәләр.
1987 елда читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Хезмәт чорында ул җитәкчелекнең дә, хезмәттәшләренең дә, ата-аналарның да, нәниләрнең дә зур ихтирамын яулый. Тырышлыгы, үҗәтлеге, куйган максатына ирешүчәнлеге - аның төп сыйфатлары. 1991 елның май аеннан аны шул ук балалар бакчасына өлкән тәрбияче итеп билгелиләр. Тынгы белмәс Венера Мозафар кызы белем һәм тәрбия бирүнең яңадан-яңа алымнарын эзли, һәрдаим камиллеккә омтыла. Ул эшләгән коллективта һәрвакыт дустанә җылы мөнәсәбәт, бер-береңне аңлау, хөрмәт итү, ярдәмләшү хөкем сөрә.
Венера Мозафар кызы олы җанлы педагог буларак, балаларны әдәпле, туган илгә тугрылыклы, ярдәмчел, игелекле, эш сөючән итеп тәрбияләүгә күп көч куя, аларның матур сөйләм күнекмәләрен үстерүгә игътибар итә. Матур гөлләр үстерү, бәйләү, чигү, кул эшләре - иң яраткан шөгыльләре. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле телле өлкән тәрбиячене нәниләр дә, ата-аналар да, хезмәттәшләре дә яраталар, хөрмәт итәләр. Венера Мозафар кызы үзенә йөкләнгән эшне һәрвакыт төгәл, дөрес итеп, төбенә төшеп башкаручылардан. Җитәкчеләр дә аның эшен күрә белделәр һәм югары бәяләделәр: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде, "Россия Федерациясенең гомуми белем бирүдә мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесенә ия булды.
Венера Мозафар кызы ата-ана хакын хаклаучылардан. Җай чыккан саен авылда яшәүче әти-әнисе янына ашыга, һәрдаим хәлләрен белеп тора.
Венера Мозафар кызы! 55 яшьлек юбилеегыз якынлашкан көннәрдә Сезне без, барлык хезмәттәшләрегез, бәйрәмегез уңаеннан котлап, куанычлы озын гомер, саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телибез. Якыннарыгызның җылысын, балаларыгызның,
оныкларыгызның ихтирамын тоеп яшәргә насыйп булсын Сезгә. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев