6 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясе көне уңаеннан видеокотлау урнаштырды
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясе көне уңаеннан видеокотлау урнаштырды.
-
Айрат Фәррахов: Татарстан Конституциясе республиканың бүгенге уңышына ирешүдә корал булды
Татарстан Конституциясе – халыкара мәйданда да, Россиянең эчендә дә республиканың бүгенге уңышына ирешүдә төп коралларның берсе. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов шундый фикерен белдерде.
-
Тәкмәк авылында яшәүче инвалид райондашыбызның йортына су керттеләр
Югары Яхшый авыл җирлегенә караган Тәкмәк авылында яшәүче өченче төркем инвалид Илдус Гыйльмуллинның гына шушы көнгә кадәр су кертелмәгән була. Ялгызы көн итүче 72 яшьлек ир-егет әлеге борчуын Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдиновага сөйли. Фәйрүзә Сөнгать кызының күп кенә мохтаҗларның мөрәҗәгатьләрен җирле меценатлар аша хәл итүдә олы тәҗрибәсе бар. Бу юлы да миһербанлы иганәчегә ситуацияне аңлаткач, мәсьәлә уңай чишелеш ала.
-
Актаныштан Әфрүзә апаны 90 яше белән котладылар
6 ноябрь- Татарстан Республикасы Конституциясе көне Актаныш авылы Тынычлык проспектында яшәүче Әфрүзә Шәйгәрданова өчен икеләтә бәйрәм, бүген тыл ветераны Әфрүзә Шакирҗан кызына 90 яшь тулды.
-
Актанышта волейбол чемпионаты башланды
Актаныш районы оешма- учреждениеләре командалары арасында район волейбол чемпионаты башланды. Чемпионатта ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары көч сынаша.
-
Татарстан Конституциясе көне белән!
6 ноябрьдә без Татарстан Республикасы Конституциясе көнен билгеләп үтәбез. Хокукый системаның нигезе һәм чыганагы булган Төп Законны кабул итү Татарстан дәүләтчелегенең яңа тарихында зур вакыйга, демократик, хокукый һәм иҗтимагый дәүләт төзелешендә мөһим адым булды.