Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Тәкмәк авылында яшәүче инвалид райондашыбызның йортына су керттеләр

Югары Яхшый авыл җирлегенә караган Тәкмәк авылында яшәүче өченче төркем инвалид Илдус Гыйльмуллинның гына шушы көнгә кадәр су кертелмәгән була. Ялгызы көн итүче 72 яшьлек ир-егет әлеге борчуын Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдиновага сөйли. Фәйрүзә Сөнгать кызының күп кенә мохтаҗларның мөрәҗәгатьләрен җирле меценатлар аша хәл итүдә олы тәҗрибәсе бар. Бу юлы да миһербанлы иганәчегә ситуацияне аңлаткач, мәсьәлә уңай чишелеш ала.

Югары Яхшый авылында туып-үскән Булат Әхмәдуллинның туган авылына һәрвакыт булышып, ярдәм күрсәтеп торуына авылдашлары да, җирлек җитәкчелеге дә нык рәхмәтле. Зиратларны чистартырга, коймаларын яңартырга быел да шактый саллы ярдәм күрсәткән ул. Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова Тәкмәктә яшәүче өченче төркем инвалид авылдашы турында сөйләгәч, игелекле хәйрияче бу юлы да каршы килми, Илдус Гыйльмуллинга су кертү, чыгару өчен булышлык итә. Илдус абый пенсиясе күп булмаса да, аз-маз җыйган акчаларын куша, беркадәр чыгымнарны район инвалидлар оешмасы күтәрә.

Татарстан Республикасы Конституциясе бәйрәме алдыннан Иске Байсар авылындагы шәхси эшмәкәр Марат Хөсәеновның су кертү бригадасы Тәкмәк авылында бик олы эш башкарып чыгалар, Илдус абый яшәгән йортка юл аркылы үткән төп су магистраленнән торба сузалар, өйгә үк су челтәрен тоташтырып куялар.

Юынтык суларны чиләк белән тышка чыгарып түгү әллә кайчан артта калды. Сәламәтлеккә туймаган ир-егетне андый эштән дә коткаралар, су чыгару юлы ясыйлар. 

Тәкмәк авылында Илдус абыйның гына йортына су кермичә калган. Ул озак елллар әнисен карап яши, аны хөрмәтләп соңгы юлга озата. Армия елларында көчле салкын тигерә, күп тә үтми көчсезләнгән организмда астма авыруы башлана, табиблар аны өченче төркем инвалид дип таба. Илдус абый авыруга бирешергә уйламый,  ихатасында сарыклар, кош-корт асрый.

Авыл урамнарында су колонкалары күптән эшләми. Җәен бакчада суы булса да, Илдус абый кыш көне гел күршеләреннән су ташып яшәгән. Безнең инвалидыбызның тормыш-көнкүрешенә битараф булмаган, су кертүдә булышкан барлык игелекле райондашларыбызга зур рәхмәт,- ди Фәйрүзә Разетдинова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев