6 декабрь 2016 яңалыклары
-
Казан Европа чемпионнарын каршылый
1-3 декабрьдә Швециядә EuroSkills 2016 һөнәри осталык буенча бишенче Европа чемпионаты узды. Швеция шәһәре Гетерборгта үткән әлеге яшь эшче һөнәр ияләре ярышында Россия җыелма командасы беренче урынны яулады. "ПП "ТехВент" ҖЧҖ компаниясе эшчесе Вадим Поляков Европа чемпионы булды. Ул - "Суыткыч техника һәм кондиционер" компетенциясе буенча җиңүче. Вадим - Казан...
-
Ләбиб Леронны Кировта хөрмәтләделәр (ВИДЕОМИЗГЕЛЛӘР)
"Синең бер тамчы караңа тулы кояш сыйган бит!" Язучы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур, Абдулла Алиш, Муса Җәлил исемендәге бүләкләр иясе Ләбиб Леронның 55 яшенә багышланган юбилей кичәсе шундый исем белән аның туган ягында, Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды.
-
2017 елда кемнәрнең акча күләме арта?
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның 2017 елда айлык түләүләр һәм башкалар турында имзалаган карары нигезендә социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга биреләчәк акча күләме түбәндәгечә билгеләнде. Хезмәт ветераннары, уртача айлык кереме 20 мең сумнан артмаучылар, шулай ук Татарстан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән пенсионерлар ай саен 448 сумга өметләнә ала. Бөек Ватан сугышы...
-
Такталачык балалар бакчасында каз өмәсе гөрләде (ФОТОЛАР ДА БАР)
Көзге муллык,көзге байлык! Авылда каз өмәсе! Яше-карты, бала-чага - Шау-гөр килә һәммәсе! Каз - ул кешеләр тарафыннан кулга ияләндерелгән иң борынгы кошларның берсе. Безнең борынгы әби-бабайлар да бу кошны, әлбәттә бик теләп асраганнар. Аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Гомумән, мендәр өеменнән башка татар өен күз алдына китереп тә булмый....
-
Актанышка Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъди килде (+ФОТОЛАР)
5 декабрь көнне Актаныш районына мәртәбәле чит ил кунагы - Иорданиядәге Амман шәһәренең Халыкара ислам университеты профессоры, Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в. нәселенең 41 нче буын вәкиле Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъди килде. Ул көнне галим "Җәмигъ " мәчетендә вәгазь сөйләде, вәгазьгә килүчеләрнең күп кенә сорауларына да җавап бирде. Райондашларыбызның Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъди белэн...
-
Фаил Камаев спорт, мәдәният өлкәсендә Республика күләмендә зур уңышларга ирешкән райондашларыбызны тәбрик итте
6 декабрь көнне хакимият бинасында Актаныш муниципаль районының җирле үзидарә, оешма, хуҗалык җитәкчеләренең киңәшмәсе булып узды. Киңәшмә кысаларында район башлыгы Фаил Камаев спорт, мәдәният өлкәсендә Республика күләмендә зур уңышларга ирешкән райондашларыбызны тәбрик итте. Районыбызның шахмат остазлары Фәһим Галимов һәм Илдар Имамовлар бу киңәшмәдә лаеклы тәбрик сүзләренә ия булучылар иде, чөнки...