Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Общество

Казан Европа чемпионнарын каршылый

1-3 декабрьдә Швециядә EuroSkills 2016 һөнәри осталык буенча бишенче Европа чемпионаты узды. Швеция шәһәре Гетерборгта үткән әлеге яшь эшче һөнәр ияләре ярышында Россия җыелма командасы беренче урынны яулады. "ПП "ТехВент" ҖЧҖ компаниясе эшчесе Вадим Поляков Европа чемпионы булды. Ул - "Суыткыч техника һәм кондиционер" компетенциясе буенча җиңүче. Вадим - Казан...

1-3 декабрьдә Швециядә EuroSkills 2016 һөнәри осталык буенча бишенче Европа чемпионаты узды. Швеция шәһәре Гетерборгта үткән әлеге яшь эшче һөнәр ияләре ярышында Россия җыелма командасы беренче урынны яулады.
"ПП "ТехВент" ҖЧҖ компаниясе эшчесе Вадим Поляков Европа чемпионы булды. Ул - "Суыткыч техника һәм кондиционер" компетенциясе буенча җиңүче. Вадим - Казан егете, Казан милли тикшеренү технология университеты студенты.
EuroSkills 2016 - бәйге генә түгел, ул Европа сәнәгате лидерларының бергә җыелу урыны да. Ярыш 35 төрле компетенциядә барды, россиялеләр шуның 32сендә катнашты. Татарстан халкы, Россия җыелма командасы составында катнашып, үз осталыкларын Европа дәрәҗәсендә күрсәткән республикабыз эшче яшьләрен зур җиңүләре белән котлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев