7 февраль 2013 яңалыклары
-
Тиздән, бик тиздән...
Берәүнең нарасые әле бакчага гына йөри, ә икенченеке инде XI сыйныфны тәмамлап, мөстәкыйль тормышка аяк басарга җыена. Әле февраль генә... Әмма вакыт дигәнең туктап тормый, үз көенә генә бара да бара. Тиздән, бик тиздән мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар чыңлар.Имтихан бирү мәшәкатьләре укучыларның үзләренең генә түгел, аларның мөгаллимнәренең, ата-аналарының, хәтта әби-бабайларының да...
-
Юллар, юллар...
2012 елда Татарстан Республикасы юлларында һәм шәһәрләре урамнарында балалар катнашында 573 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге һәлакәтләрдә 24 бала һәлак булган, 661 бала төрле дәрәҗә авырлыктагы җәрәхәт алган. 24 баланың 5се җәяүле булган, 17се - пассажир балалар, 1се - скутерда, 1се велосипедта хәрәкәт иткән. Балалар үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләре булган районнар...
-
53 йортында капиталь ремонт башланды
Татарстандагы 14 муниципаль берәмлекнең 53 йортында капиталь ремонт башланды, дип хәбәр итте ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов. Аның сүзләренчә, республикада 2013 елда капиталь ремонт ясалырга тиешле йортлар исемлегенә 41 муниципаль берәмлектәге 811 күпфатирлы йорт кергән.
-
Актаныш электр челтәре оешмасының Әнәктәге бинасында граҗданнарны кабул итү бүлмәсе эшли башлады.
Дүшәмбедән җомгага чаклы һәр эш көнендә 8.00-16.30 сәгатьтә биредә үзеңне борчыган сораулар, фикер-тәкъдимнәр, электр челтәренә ялгану өчен гаризалар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоны: 5-13-22.
-
1 чүп чиләге булмаса, 30 мең сум түләтәчәкләр
Кибет ишек төбендә чүп салу өчен урналар юк икән - аның хуҗасына 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф түләргә туры килә. Бу таләп катгыйланды, экология полициясе райондагы кимчелекләргә күз йомарга ирек бирмәячәк. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең Чаллыдагы идарәсе хезмәткәрләре безнең районга килеп,...