Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

1 чүп чиләге булмаса, 30 мең сум түләтәчәкләр

Кибет ишек төбендә чүп салу өчен урналар юк икән - аның хуҗасына 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф түләргә туры килә. Бу таләп катгыйланды, экология полициясе райондагы кимчелекләргә күз йомарга ирек бирмәячәк. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең Чаллыдагы идарәсе хезмәткәрләре безнең районга килеп,...

Кибет ишек төбендә чүп салу өчен урналар юк икән - аның хуҗасына 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф түләргә туры килә. Бу таләп катгыйланды, экология полициясе райондагы кимчелекләргә күз йомарга ирек бирмәячәк.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең Чаллыдагы идарәсе хезмәткәрләре безнең районга килеп, шәхси кибетләрнең ишек төпләрен барлый башладылыр. Аларның таләбе катгый: әйләнә-тирә якның чисталыгы һәркайда, бигрәк тә җәмәгать урыннарында сакланырга тиеш.
Татарстан Президенты Указы, ТР Министрлар Кабинеты карары белән 2013 ел Экология һәм әйләнә-тирәне саклау елы дип игълан ителде. Быел Казанда Җәйге Универсиада көтелә. Ул башкалабызда 6-17 июльдә узачак. Шушы олы вакыйгага әзерлек максатыннан барлык тикшерү органнары контрольне көчәйттеләр. Безнең район тирә-якның чисталыгын, төзеклеген саклауны элек тә игътибарсыз калдырмый иде. Хәзер генә сынатмаска кирәк.
Әмма ел башында ук райондагы 6 кибет хуҗасына карата беркетмә төзелеп, административ комиссиягә тапшырылу гына безне бизәми. Бер чүп чиләге өчен сүз ишетү, 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф түләү егетлек түгел!
Тулы мәгълүмат газетаның чәршәмбе, 6 февраль, 2013 9 (9755) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев