7 март 2023 яңалыклары
-
Менделеевск шәһәреннән репортаж дәвам итә
Актаныш йолдызчыклары балкый, сәхнә тота. Алар безнекеләр! Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та аларның чыгышларын тамаша кылган әлеге фотосурәтләрдән күрәбез.
-
Абруйлы райондашыбыз белән туры эфир үткәрдек
Бүген «Актаныш-информ»ның «Вконтакте»дагы рәсми сәхифәсендә ачылган «Бер күрешү - бер гомер» рубрикасының махсус кунагы, танылган райондашыбыз, бәхетле, үрнәкле хатын-кыз, яраткан әни, кадерле дәү әни булган Зәнфирә Зиннур кызы Хафизова булды.
-
Иске Әлемлеләр 8 Март бәйрәмен гөрләттеләр
Бу бәйрәм алдыннан барлык табигать назга, җылылыкка, мәхәббәткә төренә сыман. Кояш та җылырак иркәли, тирә-як хуш ис, саф һава белән тула, җылы яклардан туган якларын сагынып, кошлар кайта, карлар эреп, кырлар ачыла, сулар һавада да яз исе килә, яңа тормыш башлана. Язга яңа өметләр баглыйсың, яңа тормыш башланып, яхшы үзгәрешләр көтәсең.
-
Мәктәбебездә «Дуслык мәйданчыгы»н оештырдык
Без үзебезнең редакция почтасына бихисап хатлар алабыз, әлеге бәйрәмнәр, матур һәм күңелле вакыйгалар көннәрендә аеруча алар күп. Даими авторларыбызның күбесе - туган тел һәм әдәбият укытучылары. Чираттагы хәбәрнамәне без Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле мөгаллимәсе Әдилә Әхсән кызы Мәрдановадан кабул иттек.
-
Тонировкаң ныклы булса, штраф көтә !
Бу хакта һәр шофёр хәбәрдар булырга тиеш. Шулай да күпләр моны аңламыймы, яки кагыйдәләрне бозып саллы гына штраф түләүне хуп күрәме?! Бүген Актаныш районы буенча ЮХИДИ инспекторлары И.И.Нуретдинов, Д.Д.Иргалин чираттагы рейдка чыктылар.
-
Кампилобактериозга дучар була күрмәгез!(актуаль интервью)
Яз – елның иң матур фасылы да, авыруларның аеруча арткан чагы да. Сак булыгыз! Йогышлы эчәк авыруларына керүче кампилобактериоз бик куркыныч. Иң аянычы аның белән йорт хайваннары, мал-туарлар да, кешеләр дә чирләргә мөмкин. Төп чыганаклары, чир таратучылар булып авыл хуҗалыгы маллары һәм йорт кош-корты санала.
-
Иртәгә, гүзәл затлар көненә матур әңгәмә
Эшлекле, булдыклы, заман сулышын тоеп яшәүче, 20 елдан артык гомерен бизнеска багышлаган мөхтәрәм гүзәл зат - Ләйсән Фарис кызы Фәхертдинова 8нче март көнне иртәнге тапшыруда кунак буларак катнаша.
-
«СалаваTik»лар яратырга чакыра
Интернетта «СалаваTik»лар башкаруында «Яратыгыз!» җырының видеосы дөнья күрде.
-
Актаныш районының яшь артистлары «Йолдызлык - 2023» зона этабын яулап йөриләр
Берникадәр алдарак хәбәр иткәнебезчә ул Менделеевск шәһәрендә оештырылган.
-
Бушка орлыклар тарату: дөрес хәлме яки ялган хәбәрме?
Күптән түгел “Татарстан кулланучылар җәмгыяте быел халыкка 20 млн сумлык орлыкны бушка таратачак” дип “Татар-информ” агенствосы хәбәрчесе Чулпан Шакирова язып чыккан иде. Әлеге сөенечле һәм файдалы яңалыкны республиканың дәрәҗәле матбугат басмасында укып, бу хакта хәбәрдар райондашларыбыз безнең редакциягә дә бик күп хатлар юллады, эш телефоннарыбыз тынмады. Күпләрне борчый сораулар, аларга ачыклык кертергә кирәк безгә.
-
Бүген районыбыз йолдызчыклары чыгышларын туры эфирдан карагыз!
Яшь талантлы райондашларыбыз бүген Менделеевск шәһәрендә узучы зона этабында район данын яклый!