Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бушка орлыклар тарату: дөрес хәлме яки ялган хәбәрме?

Күптән түгел “Татарстан кулланучылар җәмгыяте быел халыкка 20 млн сумлык орлыкны бушка таратачак” дип “Татар-информ” агенствосы хәбәрчесе Чулпан Шакирова язып чыккан иде. Әлеге сөенечле һәм файдалы яңалыкны республиканың дәрәҗәле матбугат басмасында укып, бу хакта хәбәрдар райондашларыбыз безнең редакциягә дә бик күп хатлар юллады, эш телефоннарыбыз тынмады. Күпләрне борчый сораулар, аларга ачыклык кертергә кирәк безгә.

Мин Актаныш районының кулланучылар җәгыяте идарәсе рәисе Фарил Нургалиев белән сөйләшергә булдым.


 - Гадәттә, Рәисебез Рөстәм Миңнеханов тарафыннан булдырылган бу программа белән инде 3 ел рәттән район халкына 800 кг орлык кайта. Кишер, чөгендер, орлык суганы була. Май аенда кәбестә дә рассадасы да кайтарыла, дип интервью вакытында әйтте миңа Фарил Фидаил улы.


Бу яңалыкның четерекле моментлары булмасын өчен аңлатмалар биреп китик.
КЕМНӘРГӘ ОРЛЫКЛАР, РАССАДА БИРЕЛӘ?
Әлеге бакчачылык ярдәме аерым социаль категориягә кергән, чын-чыннан мохтаҗ булган якташларга каралган. Берегез дә инкяр итмәссез, яхшы, мул тормышта яшәгәнлектән, бакча-ыңдырыңа чәчәргә орлык, утыртырга үсентеләр бушка сорап йөрмәссең! Шуны да аңлыйк. 
Районның һәрбер авыл Советы башлыгына 25 кг чамасы бүленә бу орлыклар. Әлбәттә, әллә ни мул түгел. Шулай да саллы гына. Алар аны үзләренең җирлекләрендә яшәгән мохтаҗ кешеләргә һәм гаиләләргә өләшәләр.
ОРЛЫКЛАРНЫҢ СЫЙФАТЫ НИНДИ ИКӘН?
Аларның сыйфаты Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының орлыкчылык инспекциясе белгечләре тарафыннан җитди тикшерү үткән, сертификацияләре бар. Монысы да игътибарга лаек!
БУ ОРЛЫКЛАРГА ЮМАРТ ПРОГРАММА
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич ярдәме белән 2016 елдан алып гамәлгә ашырыла. Республика бюджетыннан узган елны бу программага 10 млн сум акча бүленгән булган. Көннән-көн барлык көнкүреш товарларына, шул исәптән орлыкларга да хаклар “котырып менә генә”. Быел бу сумма икеләтә арттырылган, 22 миллион сум.
Әлегә 33 тонна суган орлыгы, кишер һәм кызыл чөгендер орлыгының күләмен дә 1 тоннага җиткерелгәне билгеле булды. Суган ике төрдә:очлы һәм ачылыгы әзрәк булган сорты.
Менә шундый программа икән бу яңалык, халык өчен бик файдалы һәм кирәкле!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев