Сабыйлар күңеленә матурлык салучы
Сәләтсез балалар булмый, сәләтне күреп, аны үстерә белергә генә кирәк. Күпме икән соң арабызда кечкенә сабыйлары белән бергә таң атуына, шәфәкъ балкуына карап сокланган, яфракларның талгын җилдә пышылдавын тыңлаган, бергәләп ясаган ояга сыерчык килүен күзәткән, кичләрен кычкырып укылган әкият геройлары өчен кайгырып, явыз көчләргә ачуланып утырган, кыскасы, уртак хис-кичерешләр дөньясында...